Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Түбән оч матурлана

Кооператив урамында быел да күләмле ремонт эшләре бара. Барлыгы 966 метр озынлыктагы юлда яңа асфальт түшәләчәк. Бу эшләрне Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” төзелеш оешмасы башкарачак.

– Тагын нинди ремонт уйлап чыгарганнар инде?! Җәй җитсә, шушы хәл. Ул юлларны күпме ремонтларга була инде?! Кара әле, бу тыкрыкларны да ябып куйганнар! Әллә палисадник-мазар ясыйлар микән? – дип сөйләшә Мөслимдәге Кооператив урамында яшәүче абый-апалар. 
Кооператив урамында быел да күләмле ремонт эшләре бара. Барлыгы 966 метр озынлыктагы юлда яңа асфальт түшәләчәк. Бу эшләрне Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” төзелеш оешмасы башкарачак. 15 майда старт алган төзелеш көз ахырына төгәлләнер, дип көтелә. 
– Узган ел Кооператив урамының ярты өлешендә шундый ук эшләр башкарылган иде. Башта халык канәгатьсезлек күрсәтсә дә, ремонттан соң барлыкка килгән уңайлыкларга, тигез өслекле юлга куанып бетә алмады. Урамның яктыртылышы да, яшел зона да сыйфатлы эшләнде. Планга кертелмәсә дә, халыкның капка төпләренә кадәр асфальт яисә брусчатка җәелде. Капиталь ремонт дигәч, һәр нәрсә җентекләп, җиренә җиткерелеп, төгәллек белән башкарыла. Бу атна яки ай эчендә генә башкарыла торган эшләр түгел, өч-дүрт айлап узар әле. Халык вакытлы кыенлыкларга сабыр итсен иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
Ремонт эшләре Кооператив урамының Пушкин урамы белән кисешкән өлешеннән (халык телендә “эт тыкрыгы” дип йөртелгән урыннан) алып, күпер башына кадәр башкарыла. Бүгенге көндә районның “Мост” җәмгыяте иске тротуарны сүтү эшләрен башлап җибәрде. Беррәттән юл читенә бордюрлар да түшәлә. 
– Кооператив – Мөслимнең иң озын урамы. 2,4 км озынлыктагы юлның 1,5 км аралыгында узган ел 30 млн сумнан артык ремонт эшләре башкарылган иде. Быел да, ике яктан да тротуар ясалып, шулай ук ихаталарга керү өлешләре эшләнер, тротуар белән ике арада асфальт түшәлеп, брусчатка җәелер, дип көтелә. Республика программасы кысаларында бер километрга якын озынлыктагы юлга 15 млн сумлык асфальт түшәләчәк. Җир өслеген сыйфатлы асфальт белән каплау өчен җирле бюджеттан 16 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Юл эшләре төгәлләнгәннән соң, яшел зона ясалачак, җирле бюджет хисабыннан яктырткычлар куелачак, ял итү урыннары – эскәмияләр дә булыр, дип планлаштырыла. Көзгә декоратив куаклар белән бергә агачлар да утыртылачак. Ремонт төгәлләнгәч, Мөслимнең визит карточкасы саналган Кооператив урамын танымассыз да әле. Планлаштырылган эшләр күләмле һәм зәвык белән эшләнә, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. 
Узган ел да ремонт эшләренә бәйле канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Аларның күпчелеге шоферлар иде. Юл төзүчеләр бу участокта ремонт баруын күрсәтүче махсус билгеләр куярга онытмасын иде. 
– Ремонт эшенә дәгъвабыз юк. Тыкрыкларны ябуга гына каршы без. Элек-электән калган тыкрыклар бит инде ул! Без – карт-корының икенче юлдан урап йөрисе килми шул. Күнегелгән тормышны үзгәрткән төсле, – ди әлеге урамда гомер итүче Саҗидә Галиева. 
Күпер башыннан – беренче, элеккеге “Максим-Мастер” кибетеннән соң икенче һәм дүртенче тыкрыклар ябылуы да мәгълүм булды. Юлларның ябыласын инде урнаштырылган бордюрлардан да аңлап буладыр. 
– Яшәгән җиребез дә, йөргән юлыбыз да чиста булырга тиеш! Бу тыкрыклардан олы юлга яз-көз пычрак чыга. Аларга асфальт түшәү бик кыйммәткә чыга. Ябу – иң отышлы вариант. Халык кирәк дип тапса, тыкрыкларга бәләкәй капка кую мөмкин, – ди Илнур Әхмәтов. 
– Без кечкенә чакта Кооператив урамын “Түбән оч” дип йөрттек. Иң беренче урамнарның берсе булгач, үзем дә шунда гомер иткәч, бик кадерле, якын бу урам. Ләкин тротуарларның ясалышына әллә кайчан борчылып йөри идем. Чөнки тротуарлар юлга терәлеп үк диярлек салынган. Уңайсыз булуы өстенә бик куркыныч та иде алар. Тротуар белән юлны яшел зона аерып торырга тиештер инде ул. Бик шәп ремонт эшләре башлаганнар. Мин шат кына. Тагын шунысына сөенәм: Кооператив урамының коры сөт заводы башындагы кебек, бу өлешендә дә ясалма калкулыклар булмаячак, – ди Рәшит Фәрхиев. 
Ремонт эшләренә һәркем теләктәшлек күрсәтсен иде. Икенче юлдан борылып китәргә теләмичә, ремонт баруын күрсәтүче билгеләрне, киртә-коймаларны күчергән шоферлар, асфальт җәйгән техниканы туктатып, юлын дәвам иткән машина йөртүчеләр быел булмас, дип ышанасы килә. Юлчыларга комачауламаганда, ремонт эшләре дә билгеләнгән вакытка төгәлләнер, шәт! 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X