Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Татарстан фермерлары Мөслимдә

Татарстан фермерлары “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән танышырга Мөслимгә килделәр.

Бүген фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы утырышы узды. Республикадан килгән кунакларны политехника техникумында каршы алып, уку йортының эшчәнлеге белән таныштырдылар, экскурсия уздырдылар. Автобусларга утырган фермер җитәкчеләре “Агромастер” җитештерү компаниясенә юл алды. Биредә директор урынбасары Фәрхәд Шәмсиев компания эшчәнлегенә киң тукталып үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Семинарның пленар утырышы район мәдәният йортында узды. Утырышны Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров алып барды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларына тукталды. “Агромастер”  җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Органик авыл хуҗалыгына һәм экологик чиста продукция җитештерүгә күчүнең төп юнәлешләре турында ТР фәннәр Академиясе вице-президенты Вадим Хоменко мәгълүмат җиткерде.  Район мәдәният йорты үзешчәннәре кунакларга концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев