Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рус Шуган авылында Качману бәйрәме үтте

Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши. Күпчелеген татарлар тәшкил итә, алардан кала руслар, марилар, керәшен татарлары һәм башка милләтләр бар. Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре бар.

Гыйнвар ае православие дине вәкилләре өчен бәйрәмнәргә аеруча бай. Бу айда алар Раштуа (Рождество), Качману (Крещение) бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

19 гыйнвар көнне Рус Шуган авылында Шумбут күле буенда Качману бәйрәме үтте. Никита атакайның догаларын тыңлаганнан соң чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Ул теләкләрен җиткереп, һәркемгә сәламәтлек, милләтләр арасында дуслык, татулык булуын, ил-көннәргә тыныч теләде. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Александр Жуков та котлау сүзләрен җиткерде. Рәсми өлеш тәмамлангач, Никита атакай бәкедәге һәм савытларга алынган суны изгеләндерде. Әлеге чарадан соң бәкедә коенып чыгарга теләүчеләргә мөмкинлек бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев