Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Райондашларыбыз Рамазан гаетен бәйрәм итә

Өлкәннәр арасында балаларның, хәтта кечкенә сабыйларның да булуы, бәйрәмгә килүчеләрнең елдан-ел арта баруы нур өстенә нур иде.

Бүген барча мөселман дөньясы зурлап Рамазан гаетен бәйрәм итә. Мөслимдә гает “Җәмигъ” мәчетендә үтте. Дин кардәшләребез гаиләләре белән иртәнге сәгатьләрдә үк Аллаһ йортына агылды. Өлкәннәр арасында балаларның, хәтта кечкенә сабыйларның да булуы, бәйрәмгә килүчеләрнең елдан-ел арта баруы нур өстенә нур иде. Муса хәзрәт Шамилевның гает вәгазен тыңлаганнан соң, мөселманнар ил-көннәребезгә, җирлегебезгә, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт теләп дога кылдылар.

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов мөхтәсибәт һәм районның аксакаллар шурасы исеменнән Рамазан гаете белән котлады. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләүләрен җиткерде.

– Рамазан аенда алган дәресләребез дәвамлы булып, алга таба да шул дәресләр белән тәрбияләнсәк иде, – диде район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм белән котлап. – Бүген Ураза гаетенә ничек күпләп җыелганбыз, бу бердәмлек безне башка айларда да тупласын. Җирлегебезнең бәрәкәтен арттыру өчен киләчәктә дә бергә-бергә игелекле гамәлләр кылсак иде.

Вакыт кергәч, мөселманнар, тыгыз сафларга басып, гает намазы укыды. Бәйрәмгә килүчеләргә чәй табыны әзерләнгән иде. Шунда ук балаларга бәйрәм күчтәнәче тутырылган пакетлар белән сәүдә дә оештырылды. Мөслимлеләр Ураза гаетен әнә шулай бергәләп, күркәм төстә билгеләп үтте. Бәйрәм рухы йортларга, гаиләләргә таралды.

Рамазан гаете өйлә намазыннан соң “Җәмигъ” мәчете янындагы стадионда төрле ярышлар, бәйгеләр белән дәвам итәчәк. Кичке 9.00 сәгатьтә шунда ук бәйрәм салюты аттырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев