Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне бәйрәмнәр белән котлады

Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25, ТАССРга 95, Мөслим районы төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Без Татарстанның һәм районыбызның төп бәйрәмен киләчәккә ныклы ышаныч белән каршы алабыз. Республиканың тотрыклылыгы аның уңышлы икътисадый һәм иҗтимагый үсешенә, мөһим инновацион проектларны тормышка ашыруга нигезләнгән.

Икътисад өлкәсендә эшләнгән эшләр тормыш сыйфатының яңа стандартларын булдырырга мөмкинлек бирә. Бу социаль яклау, яшәү шартларын яхшырту, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү, кешеләрне рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү, аларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүгә кагыла.

Без быел Республика көнен һәм районыбызның 85 еллыгын халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге бик мөһим эшләр белән каршылыйбыз. Республикабызда эшләп килүче 30 дан артык программа Мөслим районында да тормышка ашырылып килә. Социаль объектларны, купфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, юл төзү, урамнарны яктырту, чиста су, фельдшер-акушерлык пунктлары, купфункцияле үзәкләр, спорт мәйданчыклары төзү кебек программалар барлык райондашларыбызга да күнел күтәренкелеге бирә дип ышанам. Мөслим район үзәген һәм авылларын төзекләндерүгә, үз өлешләрен керткән мөслимлеләргә һәм Республикабыз Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановка зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Мөслим районын торгызуда куйган намуслы хезмәтләрен югары бәяләп өлкән буынга да чиксез рәхмәт сүзен җиткерәсем килә.

Социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән уңышларыбыз иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм республика хакимиятенең бердәм булуы белән турыдан-туры бәйләнгән. Президент, Хөкүмәт һәм Парламент, муниципаль берәмлекләр бердәм командада эшлиләр. Бүген без республикабыз һәм районыбызда үтә торган зур сайлаулар алдында торабыз. 2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатлар сайларга әзерләнәбез. Бу сайлауларда да мөслимлеләр үзләрен политик яктан тәҗрибәле икәнлекләрен күрсәтеп, республика һәм район җитәкчелеген формалаштыруга үзләреннән дөрес өлеш кертерләр, дип ышанып калабыз.

Кадерле мөслилеләр, барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика Көне, ТАССРның 95, шул ук вакытта Мөслимнең 85 еллыгы уңаеннан Татарстаныбыз һәм районыбыз иминлеге өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм белән котлап Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев