Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Остазлар фестивале” үтте

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Педагог һәм остаз елы кысаларында беренче зур чара оештырылды.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Педагог һәм остаз елы кысаларында беренче зур чара – “Остазлар фестивале” үткәрелде.

Фестиваль кунакларын – җитәкчеләрне, шушы мәктәптә күп еллар белем биргән мәгариф ветераннарын, бай күргәзмә әзерләп, мәктәпнең горурлыгы булган укучылар, укытучылар коллективы каршы алды. Тантана мәгариф һәм тел музеенда үтте. Чарада укучылар тарафыннан сәхнә күренешләре күрсәтелде, күмәк җырлар, биюләр башкарылды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе, ветеран укытучылар чыгыш ясады.

Быелгы уку елында мәктәптә педагогик-психологик сыйныф ачылды. Хәзер аларның үз гимны да бар. Аның көен дә, сүзләрен дә шушы сыйныф укучысы Илназ Морзаханов иҗат иткән. Фестивальдә ул әлеге гимнны башкарды.

Фестивальнең кульминация өлеше унынчыларның педагог анты бирүләре булды. Тантана тәмамлангач, иң кыю 2 егет һәм 2 кыз татар теле, география, химия һәм физикадан беренче ачык дәресләрен үткәрде.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев