Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөһим очрашу

Мөслим гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу оештырылды.

- Мөслим гимназиясе базасында райондашларыбыз Алмаз Минһаҗев, Фәнүс Шәйгарданов, шулай ук якташыбыз, унбер тапкыр махсус хәрби операция зонасына  йөк илткән волонтер Рүзәл Минһаҗев белән очрашу булды.
Балаларга хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучылар  белән турыдан-туры сөйләшү мөмкинлеге тудырылды. Сугышчылар балаларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдындагы хезмәт бурычын үтәү турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларга махсус хәрби операция зонасында калгән якташлар исеменнән хатлар, посылкалар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Мондый очрашулар үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә: Мисалларда  балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык,  Ватанга мәхәббәт үрнәкләрен күрделәр, - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фотолар -  Мөслим гимназиясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев