Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Көн тәртибендә – имтиханнар

Чыгарылыш класс укучылары алдында җаваплы чор тора. Имтиханнарны үткәрү тәртибе, үзгәрешләр, яңалыклар турында район мәгариф идарәсе методисты Лилия Галимова белән сөйләштек.

– Лилия Илфаковна, бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү урыны, вакыты инде билгелеме? 
– Мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы булган бердәм дәүләт имтиханы – барлык субъектлар өчен дә бердәм. Районда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен кабул итү урыны итеп Мөслим лицее билгеләнде. Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. 
Имтихан кабул итү пунктлары, һәр аудитория видеокамералар белән җиһазланган. 11 сыйныфларның бердәм дәүләт имтиханы – on-line күзәтү режимында, ә 9 сыйныф укучыларына офф-лайн режимында үткәрелә. Имтиханнарда федераль инспекторлар һәм җәмәгать күзәтчеләре катнаша. 
– Имтиханга барлык укучылар да кертеләме? БДИ нәтиҗәләре ничә ел гамәлдә була ала? 
– Имтихан бирелгән елдан тыш, нәтиҗәләр 4 ел гамәлгә яраклы. Имтиханга йомгаклау иншасын язган һәм уңай нәтиҗә күрсәткән укучылар кертелә. Рус теленнән – 36 балл, профиль юнәлештәге математика буенча 27 балл җыярга кирәк. Гуманитар юнәлеш буенча китәргә теләүчеләр яки вузга кермәүчеләр математиканы база дәрәҗәсендә тапшыра ала. Бу очракта нәтиҗә 5 баллы система буенча чыгарыла. Сынауны уңышлы бирү өчен “өч”ле алу да җитә. Бу уку елында математикадан имтиханда база яки профиль дәрәҗәләренең берсен генә сайлау мөмкинлеге бар. Чит телләрдән БДИ язма һәм телдән сөйләү өлешләреннән тора, телдән сөйләү өлешен бирү-бирмәү укучының үз иркендә. Әмма шунысы бар: чит телдән БДИ бирүче укучы биремнең язма өлешен генә эшләсә, ул 80нән артык балл җыя алмый. 
– Лилия Илфаковна, имтиханнар тапшыру кайсы көннәргә билгеләнгән? Беренче мәртәбә бирә алмаганда, кабат тапшыру вакыты кайчанга билгеләнгән? 
– Быел 11 ләр өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган имтихан вакытлары түбәндәгечә: 27 май – география, рус әдәбияты; 29 май – математика; 31 май – тарих, химия; 3 июнь – рус теле; 5 июнь – физика, инглиз теле (язмача); 7 июнь – инглиз теле (телдән); 10 июнь – җәмгыять белеме; 13 июнь – информатика, биология. Әгәр укучы төп этапта бер мәҗбүри фәннән минимальдән кимрәк балл җыйса, ул бу фәннән кабат БДИга кертелә. Быел кабат имтиханнар 24, 26 июнь көннәрендә булыр, дип планлаштырыла. Ләкин укучы төп этапта ике мәҗбүри фәннән дә, кабат имтиханда бер фәннән минимальдән түбән балл җыйган очракта, мәктәптә белем алуы турында бирелгән үрнәктәге белешмә генә алып чыгачак. БДИ нәтиҗәләре язылган таныклык тапшырылмый. БДИ баллары биш баллы системага күчерелми һәм аттестатка куелган билгегә йогынты ясамый. 
– Моңа кадәр укучыга аерым үрнәктәге аттестат һәм медаль бирү өчен бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән минималь күләмнән ким булмаган балл җыю һәм аттестаттагы билгеләрнең гел “5”ле булуы шарт иде. Быел яңалык кертелде, дип беләбез... 
– Әйе, рус теленнән һәм математикадан (профиль) БДИ нәтиҗәсе 70 баллдан ким булмаска, ә база дәрәҗәсе “5”ле булырга тиеш. Шунысы да мәгълүм булсын: быел медальгә тәкъдим ителгән 20 укучының 5се – Мөслим, берсе Тат. Бүләр урта мәктәбеннән, 7се – гимназиядән, 7се – лицейдан. 
– Билгеләнгән вакытта укучы ниндидер сәбәп белән килә алмаса, имтиханны кайчан бирергә тиеш була? 
– Моның өчен җитди сәбәпләр булырга һәм документлар белән расланырга тиеш. Вакытында имтихан тапшыра алмаган укучылар өчен өстәмә көннәр билгеләнә. Кагыйдә буларак, өстәмә көннәрдә берничә имтиханнары бер көнгә туры килгән укучылар да сынау бирә. Имтихан үткәрү тәртибен бозып, имтиханнан чыгарылган укучылар, тәртип бозган өчен, дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан нәтиҗәләре юкка чыгарылып, ул фәннәрдән агымдагы елда кабат имтиханнарга кертелмиләр. – Укучы имтиханны кабат биреп тә, “икеле” алса, “утырып” каламы? 
– Дүрт фәннең бер яки ике имтихан нәтиҗәсе “икеле” булган очракта, укучылар кабат имтиханга кертеләләр. Ләкин “икеле” яки төп этапта 3 яки күбрәк “икеле” алганда, укучы 9 сыйныфта тагын бер ел укырга тиеш була. Төп белем турында аттестатны бер елдан соң, кабат имтихан тапшырып, уңай нәтиҗәләргә ирешкәндә генә алып булачак. 
– Имтихан нәтиҗәләре белән килешмәгәндә нишләргә? 
– Нәтиҗәләр билгеле булгач, һәр бала ике көн эчендә апелляция бирергә хокуклы. Имтиханнарны оештыру тәртибе белән канәгать булмаган очракта да апелляция бирергә мөмкин. Монысы имтихан биргән көнне үк, имтихан үткәрелгән урында комиссия исеменә язылырга тиеш. 
– Чыгарылыш укучыларына нинди ярдәм оештырылган? 
– БДИга әзерлек буенча база мәктәпләрендә ресурс үзәкләре эшли, укучылар өчен укыту-өйрәтү семинарлары үткәрелә, тьюторлар тарафыннан имтиханда минималь чикне үтү өчен кайсы биремнәрне, ничек итеп эшләргә икәнлеге аңлатыла. Әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән балаларның консультацияләргә даими йөрүләрен тәэмин итсәк, нәтиҗәләр яхшы булыр, дип уйлыйм. 

Быел районда 11 классны 70 укучы тәмамлый. Алар рус теле һәм математикадан мәҗбүри БДИ форматында имтихан тапшырачак. Укучыларның 16сы математикадан база дәрәҗәсендә имтихан тапшырырга теләк белдерсә, 54е профиль дәрәҗәсен сайлаган. Быел төп мәктәпне тәмамлаучылар – 223, шуларның 135е – район үзәге мәктәпләреннән. 220 укучы – төп дәүләт имтиханы, 3се чыгарылыш дәүләт имтиханы форматында имтихан тапшырачак.

9 класслар 24 майда – чит тел, туган тел; 28 майда – рус теле; 30ында – җәмгыять белеме; 4 июньдә – химия, информатика, география фәннәреннән; 6 июньдә – математика; 11ендә – биология, информатика, рус әдәбияты, физика фәннәреннән; 14 июньдә тарих, география фәннәреннән имтихан тапшыра.

Әңгәмәдәш – 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев