Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Исламов" уракка төште

Дүшәмбе көнне “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште. Ул көнне Акрос комбайннары Иске Чакмак авылы янында үстерелгән 68 гектарлы көзге бодай басуында хәрәкәт итте.

Хуҗалыкта быел көзге бодайның элиталы “Башкирская-10” сортын иккәннәр. Игеннәрнең яхшы тәрбия алганы күренеп тора. Уңышы тигез өлгергән басу чисталыгы белән дә күзләрне иркәли. Башкача була да алмыйдыр. Чөнки уңышка алдан ук ныклы нигез салынган: көзге бодайны чиста пар җиренә чәчкәннәр, ашлама җитәрлек күләмдә кертелгән, игеннәрне тәрбияләү технологиясе дә төгәл үтәлгән.–Уҗым культураларының һәр гектарына – 150, сабан культураларына 100 кг исәбеннән минераль ашлама кертелде. Барлык мәйданнарда да элита һәм суперэлита орлыклар гына чәчелде. Вакытында чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелде. Нәтиҗәдә уңыш та куанырлык. Көзге бодайның гектарыннан 38-40 центнер уңыш чыга, – ди хуҗалык агрономы Рунар Андреев.Беренче көнне басуда ике “Акрос” комбайны хәрәкәт итә иде. Ел урагын хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчылары башлап җибәргән. Рифкать Хәйретдинов, ярдәмче комбайнчы булып эшләгән елларын да кертеп исәпләгәндә, быел 42нче урагына чыккан әнә.– Кәефләр әйбәт. Басуларда уңыш бик матур күренә. Икмәкне югалтуларсыз җыеп алу безнең өстә. Эшләргә дә эшләргә, – ди ул. Хуҗалыкта быел көзге бодай – 1500 гектарда, сабан культуралары 5230 гектарда үстерелгән. “Экадо-66” һәм “Тулайковская-108” сортлы бодайдан мул уңыш алырга өметләнәләр. Һәр комбайнга уртача 420 гектар нагрузка туры килә икән.– Уракта катнашачак барлык техника да яхшылап ремонтланды. Урып-җыю эшләрендә катнашучыларга җитештерүчән эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Кырдагылар бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бөтен төр хезмәт тә басуда күрсәтеләчәк. Бездә эшләгән кеше уч тутырып акчасын да ала. Узган ел, мәсәлән, комбайнчылар арасында, эшләвенә карап, 100 мең сумга якын премия генә алучылар да булды, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясенең башкарма директоры Фәрхәт Шәмсиев. Уракта катнашачак кыр кораблары арасында әле быел гына сатып алынган югары җитештерүчән ике “Акрос” комбайны да бар. Узган ел уракны 33 көндә төгәлләгән булсалар, быел, көннәр аяз торганда, игеннәрне 28 эш көнендә җыеп алырга исәпли исламовлылар. – “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында да уҗым культуралы өлгерде, көннәр аяз торганда алар да урып-җыю эшләренә керешәчәк. Барлык хуҗалыклар да кыр кораблары һәм ашлык ташу техникасы белән тәэмин ителгән. Техник хезмәт күрсәтү звенолары төзелгән, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.Шулай итеп, ел урагына старт бирелде. Урып-җыю чорында һава торышы уңай булсын да, күп көч түгеп үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга язсын!

Әлфинур НОГМАНОВА.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы "Исламов" урак игеннәр

Реклама
Реклама
2
X