"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы
Игеннәр барлык мәйданның 40 процентында җыеп алынган.
Басуларда быел игеннәр күкрәп үсте. Шуңа да игенчеләребез уракны түземсезлек белән көтеп алды. Әмма һава торышы игенче көткәнчә булмады шул. Урып-җыю башланырга да өлгермәде, явымлы көннәр башланды.
Дүшәмбе көнне “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште. Ул көнне Акрос комбайннары Иске Чакмак авылы янында үстерелгән 68 гектарлы көзге бодай басуында хәрәкәт итте.
Бүген “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште.
47 мең 165 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынды.
“Август-Мөслим” агрофирмасы урып-җыю кампаниясен беренче тапкыр үткәрә. Әлеге зур һәм җаваплы чарага алар көчле әзерлек белән килделәр.
Бүгенгә дәүләткә 100 мең центнердан артык ашлык озатылган. Август-Мөслимлеләр 1117 гектарда үстерелгән борчакны җыюга да керештеләр.
Урак өчен көннәр матур тора. Ләкин синоптиклар алдагы берничә көнгә яңгыр булачак дип фаразлый. Шуңа күрә урып-җыю эшләрен тизләтү, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән хезмәттә үткәрү таләп ителә.
0