Ел урагына старт бирелде
Төп хәбәр

Ел урагына старт бирелде

Бүген “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште.

Акрос комбайннары Иске Чакмак авылы янында үстерелгән 68 гектарлы көзге бодай басуында “Башкирская-10” сортлы бодай басуында хәрәкәт итте. Хуҗалыкта быел көзге бодай – 1500 гектарда, сабан культуралары 4020 гектарда үстерелгән. Уракта төрле маркадагы 16 комбайн катнашачак. Алар арасында әле быел гына сатып алынган өр-яңа ике “Акрос” комбайны да бар.

Без "Дзен"да! Дзен


авыл хуҗалыгы "Исламов" урак бодай

Нет комментариев