Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җиңүләрнең даны мәңгелек

Мәктәп укучылары – парадка, оешма-предприятиеләр демонстрациягә әзерләнә.

Бүгенге көндә Татарстанда 14 277 ветеран исәпләнә. Районыбызда 1 сугыш ветераны һәм 157 тыл ветераны яши. Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшыру матур традициягә әйләнде. “Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сугыш һәм тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды”, – дип хәбәр итәләр район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Яшь буын бүген актив рәвештә Җиңү парадына әзерләнә.
– Быел гимназиянең 10 сыйныф укучылары Бөек Җиңү маршында катнаша. “Маршировка сәгате” муниципаль проекты кысаларында 5-11 сыйныф укучылары атнага 1 сәгать “маршировка” үзләштерә. Шул рәвешле Җиңү парадына без уку елы башыннан ук әзерләнәбез, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Балалар бакчаларына йөрүче нәниләрнең парадта катнашуы Җиңү бәйрәмен тагын да ямьлерәк итә. Балаларны парадка тәрбиячеләре һәм “Форпост” хәрәкәте белгечләре әзерли.
– Парадта һәр мәктәптән 19 укучы катнашырга тиеш. Балалар бакчаларыннан 13әр баланы сайлап алабыз, – ди “Форпост”ның Мөслим бүлеге җитәкчесе Илнур Сабиров.
Быел Җиңү бәйрәмен үткәрүдә үзгәрешләр бар. “Үлемсез полк” акциясе быел үзгә формада узачак. Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтен һәм алар турында мәгълүматны машина тәрәзәсенә ябыштырырга, киемнәргә рәсем итеп төшерергә, значок яки бейдж итеп тагарга мөмкин. “Үлемсез полк” акциясенә социаль челтәрләрдә кушылырга була. Мөслим-информ сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә әлеге акциягә старт бирде. Акциядә катнашу өчен бабагызның фотосын һәм аның турында мәгълүматны редакциянең электрон почтасына (muslimau@rambler.ru) юлларга кирәк. Шундый ук эчтәлектәге язманы #МинемГеройМинемГаилә хештегы белән социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтыгызда да урнаштырырга мөмкин. Районда узачак Җиңү бәйрәме программасы белән газетабызның беренче битендә таныша аласыз.
Бәйрәмнең тыныч, имин үтүе мөһим. Иминлек үзебездән тора! Исегезгә төшерәбез: 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы үзгә режим кертелде. Бу чорда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану, ачык утта – мангалларда ризык әзерләү тыела. Махсус режим гамәлдә булганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. “Физик затлар өчен штраф күләме – 20 мең сум, вазыйфадагы затларга – 60 мең, юридик затларга 800 мең сум штраф түләргә туры киләчәк”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама