Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа сортлар сынау үтә

“Авзалов” фермер хуҗалыгы орлыкчылык юнәлешендә эшли

Хуҗалык районыбызда беренче тапкыр үстерелүче яңа сортларны һәм еллар дәвамында сыналган культураларны кулланучыларга тәкъдим итү өчен тырыша. Быел хуҗалык бодай, арпа, борчак, карабодай культураларының яңа сортларын үстерде. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Авзалов урып-җыюда берникадәр югалтулар булса да, җыелган уңыштан канәгать булуын белдерде.

– Авыл хуҗалыгы өчен җиңел ел юк. Бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләдек. 700 гектарда үстерелгән көзге бодайдан 18434 центнер уңыш җыеп алдык. Быел арпаның югары уңдырышлылыкка ия “Тевкеч” сортын үстереп карадык, инде сыналган “Нур” һәм “Орда” сортларын үстердек. Арпа 584 гектар мәйданда чәчелгән иде, уңыш канәгатьләнерлек: 11545 центнер тәшкил итте. 400 гектардан артык мәйданда үстерелгән язгы бодайның уңышы да начар булмады: 4872 центнер, – ди җитәкче.

Хуҗалык борчак, карабодай һәм рапс та үстергән. Соңгы елларда әлеге культураларга сорау арткан. Авзаловлылар быел борчакның яңа “Кулон” һәм карабодайның “Девятка” сортын үстергән.

– Борчакны 199 гектар мәйданда чәчкән идек, 2416 центнер уңыш алдык. 200 гектардан артык мәйданда үстерелгән карабодай 2200 центнердан артык уңыш бирде. Рапс 3 мең центнерга якын уңыш белән сөендерде, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Нигъмәтуллин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев