Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чүпләмәгән җирдә чиста!

Мөслимебез көннән-көн чистара, матурлана. Бу социаль объектларның төзекләнүе, күпфатирлы йортлар ишегалларындагы җимерек, ташландык корылмаларның сүтелүенә бәйле. Тирә-юне һәрчак чүп-чарга күмелгән чүп контейнерларының алынуы да җирлегебез йөзен ямьләндерүдә зур рольне уйнады. Бүген көнкүреш калдыкларын утильләштерү уңайлы көйләнгән. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе машиналары, дүшәмбе, пәнҗешәмбедән кала, чүпне көн саен җыеп алып...

Мөслимебез көннән-көн чистара, матурлана. Бу социаль объектларның төзекләнүе, күпфатирлы йортлар ишегалларындагы җимерек, ташландык корылмаларның сүтелүенә бәйле. Тирә-юне һәрчак чүп-чарга күмелгән чүп контейнерларының алынуы да җирлегебез йөзен ямьләндерүдә зур рольне уйнады.

Бүген көнкүреш калдыкларын утильләштерү уңайлы көйләнгән. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе машиналары, дүшәмбе, пәнҗешәмбедән кала, чүпне көн саен җыеп алып китә. Шәхси секторда бу эш атнага бер тапкыр - ял көннәрендә башкарыла. Калдыклар чүп полигонына озатыла.

Күпфатирлы йортларда яшәүче мөслимлеләр чүп контейнерлары алынуны кайчандыр тискәре кабул иткән иде. "Чүп контейнерлары уңайлы иде, аларны нигә алдылар", - дип зарланучылар аз булмады. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе экономисты Ләйсән Миргазизова әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте:

- Санитар кагыйдәләр һәм нормалар буенча, чүп контейнерлары торак йортлардан һәм социаль объектлардан 20 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Моннан тыш, контейнер тирәләрен агачлар һәм бетон конструкция белән әйләдереп алырга, өсләрен махсус капкачлар белән капларга кирәк. Мөслим авылы территориясендә контейнерларны йортлардан ерак урнаштыру мөмкин түгел. Шул сәбәпле район Башкарма комитеты аларны алып кую турында карар кабул итте.

Мөслимлеләр хәтерлидер, чүп контейнерлары торган вакытта күпфатирлы йорт ишегалларының күбесендә җәй көннәрендә сасы ис аңкыды. Чүбен җиргә генә ташлап китүчеләр күп иде. Аунап яткан пакетларны эт-песиләр таратканнан соң, тирә-юньгә чүп таралды. Контейнерлар алынгач, проблема берникадәр хәл ителде. Матурлык, чисталык яраткан мөслимлеләр намуслы рәвештә чүбен билгеләнгән вакытта чыгара башлады. Контейнер урыннарында яшел ял итү зоналары, парковкалар, уен мәйданчыклары барлыкка килде.

Арабызда матурлыкны саклый белмәүчеләр бар әле. Бүген чүп машинасы килгән вакытка өлгермибез, дип, калдыгын багана, подвал ишек төпләренә чыгаручылар күп. Күпфатирлы йорт ишегалларын тәртиптә тотучы дворниклар чүп җыю машинасы килгәндә эш урынында булып, аларны төяп җибәрә җибәрүен, тик бу эштән кайтып өлгермәгән яисә бөтенләй өйдә булмаган фатир хуҗаларына гына кагыла. Читтән килеп чүп ташлаучыларны, өйдә була торып та, чүбен теләсә-кая атучыларны хәзер камералар күзәтә. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан алар һәр күпфатирлы йорт ишегалдына куелды. Бүген аларга онлайн-трансляция көйләнеп, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә тоташтырылган.

- Көнкүреш калдыкларын тиеш түгел урынга чыгарган гражданнарны җаваплылыкка тарту эшен узган ел да башкардык. Анда нибары унга якын кешене генә ачыклап, административ беркемтә төзи алдык. Камералар Мөслим территориясендә чисталыкны тәэмин итүдә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Күпфатирлы йорт ишегаллары көндез дә, төнлә дә күзәтү астында булачак, - ди район башкарма комитетының юридик бүлеге белгече Рөстәм Хантимеров.

АЕРЫМ ФОНГА
ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, шәһәр округлары һәм җирлекләрендәге төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 2 - 3,5 мең сум штраф салу каралган. Ел дәвамында кагыйдә бозу кабатланган очракта, штраф күләме арта: 3,5 - 5 мең сумга кадәр.

Шәхси секторда яшәүче мөслимлеләрдән дә туган җиребезгә карата мәрхәмәтле булу таләп ителә. Билгеле, көнкүреш калдыгының атнага бер җыелуы кайбер кыенлыклар тудыра. Чүпне сарай-гаражда саклау яисә күпфатирлы йортлардан чүп җыйган машинага алып килеп ташлау булдырмаслык эш түгел. Үз җирлегеңне чүпкә батыру үзең утырган агач ботагын кисү түгелме соң?

Алеся Абдуллина.

Чүп җыю машиналарның күпфатирлы йортларда йөрү графигы

1 нче машина

Адрес

Йорт номеры

Килү вакыты

Китү вакыты

М. Вахитов ур.

21

16:30

16:45

Красноармейская ур.

22

16:55

17:00

Кооператив ур.

239 а

17:05

17:15

Кооператив ур.

171

17:20

17:30

Г. Авзалов ур.

1 б

17:35

17:45

Кооператив ур.

166

17:55

18:05

Кооператив ур.

239

18:10

18:15

Кооператив ур.

158

18:20

18:30

Кооператив ур.

152

18:35

18:40

2 нче машина

Адрес

Йорт номеры

Килү вакыты

Китү вакыты

Банк ур.

57, 60

16:30

16:40

Банк ур.

56

16:45

16:50

Пушкин ур.

34

16:45

16:50

Тукай ур.

40

16:55

17:00

Тукай ур.

56

17:05

17:10

Тукай ур.

58, 60, 19

17:10

17:20

Тукай ур.

33

17:25

17:30

Гагарин ур.

1

17:35

17:45

Пушкин ур.

78, 80, 82

17:45

18:00

Пушкин ур.

84, 86, 88

18:00

18:10

Пушкин ур.

90, 94, 94/1

18:10

18:20

Колхоз ур.

20, 20 А, 20 д

18:25

18:40

Колхоз ур.

52, 56, 70/1, 70/2, 26

18:45

19:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев