9 май көнне узачак бәйрәм чаралары программасы
Бөек Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чарасы район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда үтәчәк.
8.30-8.45 сәг. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында яу кырында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр, веноклар салу.
8.45-9.20 сәг. Район үзәгендәге хезмәт, җәмәгать оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары демонстрациясе.
Җыелу урыны – “Ак барс” банкы бинасы яны.
Демонстрация маршруты – Пушкин-Тукай-Колхоз-Бакча-Октябрь-Банк урамнары-район мәдәният
йорты каршындагы үзәк мәйдан.
9.20-9.35сәг. Көч структуралары, яшь армиячеләр парады (Банк урамы).
9.35-10.00 сәг. Район башлыгы Рамил Муллинның һәм ТР хөкүмәте вәкилләренең бәйрәм котлавы.
10.00-10.20 сәг. Театральләштерелгән хореографик музыкаль тамаша.
10.20-13.00 сәг. Бөек Җиңү көненә багышланган зур бәйрәм концерты.
8.30-10.00 сәг. “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе (Банк урамы).
8.00-12.00 сәг. “Дуслар-клаб” кафесы артындагы мәйданда – бәйрәм ярминкәсе.
20.00-21.00 сәг. “Кояшлы Ык” ял паркында – бәйрәм концерты.
21.00 сәг. Бәйрәм фейерверкы. 6+
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев