Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Буыннар очрашты. ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә Симәк авыл җирлегендә “Буыннар очрашуы” исеме астында бик матур чара үтте.

Башлангыч класс укучыларыннан алып, өлкән буынга кадәр катнашкан бәйрәмгә Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган укытучысы шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, якташыбыз – Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Рифкать Гәрдиев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Дилфин Ишматов кунак итеп чакырылган иде. Алар үзләренең иҗатына, тормыш һәм хезмәт юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, сәләт-осталыкларын күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова районның 2019-2023 елларга рухи һәм әхлакый үсеш программасы белән таныштырды. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова, музейдагы экспозицияләр белән таныштырып, һәркемне экскурсиягә чакырды. Чара нәфис сүз, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев