Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бергә булыйк!

Киләсе елдан “Авыл утлары” газетасы атнага бер тапкыр – җомга көнне чыгачак.

1 сентярьдән 2023нче елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башланды. Подписка башлану басма мәгълүмат чараларында киеренкелек тудыра. Ник дигәндә, икътисадый вәзгыятькә бәйле полиграфия продуктларына да бәя күтәрелә.

Кызганыч, газета басу өчен чыгымнар (кәгазьгә, буяуларга бәя, газетаны Мөслимгә китерү һәм халыкка тарату) артты. Бу, үз чиратында, газетага язылу бәясендә чагылыш таба. Газета атнага ике тапкыр килгән очракта, аңа язылу бәясе 1 мең сумнан да артып китә. Бәяне арттырмас өчен чыгымнарны киметергә – газетаны атнага бер басуга күчәргә булдык. Шул рәвешле киләсе елдан “Авыл утлары” газетасы атнага бер тапкыр – җомга көнне чыгачак. Атнага бер чыкса да, полосалар саны кимеми, ягъни район газетасы 12 битле булып басылачак (чәршәмбе санының 8 һәм җомга санының 4 бите) һәм, моннан тыш, 8 битле “Атна вакыйгалары” кушымтасы да киләчәк. Шул рәвешле газета укучылар 20 битле “толстушка” укыячак.

Газетаның атнага бер генә тапкыр чыгуы “Авыл утлары”на язылу бәясен быелгысы дәрәҗәсендә калдырырга мөмкинлек бирә. 2023нче елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылу бәясе 890 сум 91 тиенне тәшкил итә. “Сельские огни” газетасына киләсе яртыеллык өчен 840 сум 6 тиенгә язылырга мөмкин.

Октябрь башында, гадәттәгечә, Әбунәче ункөнлеге булыр, дип көтелә. Бу чорда район газетасына, шул исәптән “ТАТМЕДИА”ның башка газета-журналларына да ташламалы бәядән язылырга була. Вакытлы матбугатка язылу турында квитанцияләрне югалтмагыз. Газетага язылучылар арасында, елдагыча, бүләкләр уйнатачакбыз.

Әбунәчеләребез безне аңлар, газета басудагы үзгәрешләр укучыларыбыз санын киметмәс, дип ышанабыз.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев