Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәхет гомерлек булсын

Мөхәмәдиевләрнең йорты газга тоташтырылды.

Гаиләне җәмгыятьнең кечкенә кисәге, дип әйтергә яратабыз. Шундый бер гаиләдә шушы көннәрдә зур бәйрәм, күптән зарыгып көткән тарихи вакыйга булды.  Колхоз урамының 95 йортында яшәүчеләр дә башкалар кебек газга тиенде.
2014 елда Фәния һәм Ринат Мөхәмәдиевлар өй җиткереп чыгалар. Заманча зур, якты йортка күчүләренә сөенеп бетә алмыйлар. Тик менә җылыту мәсьәләсе генә шушы гомергә кадәр авырга туры килгән. 
– Баштагы елларда электрдан файдаландык. Күпме генә тырышсак та, өй җылынмады, түләве дә бик күп булды. Тәрәзәләр “тирләп”, су агып утырды. Көн саен сөртеп, корытып тормасаң, тәрәзә яңаклары бик тиз каралып, күгәреп чыгалар иде. Аннан уйлаштык, киңәштек тә, утын белән җылытырга, дигән фикергә килдек. Тимер мич урнаштырдык, торба сузып,  җылыту системасына тоташтырдык. Утын яга башлагач, өебез җылынды, әлбәттә. Ләкин бу ысулның да кимчелекләре күп. Җәй җитүгә өчәр машина ярылмаган бүкән сатып алып, ярып, киптереп куябыз. Хәзер утын табу да көннән-көн авырлаша бара. Алганда да очсыз түгел, һәр йөккә унбер-унике мең сум түләргә кирәк. Мичкә ягу – көндәлек мәҗбүри эш. Салкыннарда төнлә җылытып чыккан чаклар да аз булмады. Өйне бер кичкә дә калдырып китеп булмый. Ягу сезонында атна саен торбасын сүтеп алып чистарту, корымын махсус тимер кыргычлар ярдәмендә кыру, көлен түгү – болар хәзер барысы да артта калды, дип ышанасы килә. Безгә дә газ тоташтырдылыр. Сигез ел көттек без бу бәхетле минутларны, – ди дулкынланудан күзләренә яшьләр килгән Фәния ханым. Ул республика, район җитәкчеләренә, район башлыгы Альберт Хуҗинга, газ кертү белән бәйле барлык оешма хезмәткәрләренә яшәргә уңайлыклар тудырган өчен рәхмәтләрен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде.
Бик күпләребезнең өйләрендә зәңгәр ягулык яна. Бер кранны ачабыз – плитә кабына, икенчесен борабыз – котел эшли башлый. Тәүлек әйләнәсе йортларда стабиль температура тора. 
Утын ягып карамаганнар моның җәннәткә тиң рәхәт икәнен аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин  “газ” дигән кыска гына сүз өйләребезгә килеп кергәнче шактый урау юллар уза.
1995 елда Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм “Газпром” җәмгыяте арасында республика районнарын, шәһәрләрен һәм авыл җирлекләрен газлаштыру буенча килешү имзалана. Шушы ук елны Татарстан Республикасы Президенты карары белән дәүләт бюджеттан тыш  газлаштыру фонды оештырыла.
– Бу урамдагы йортларны республика бюджеты һәм “Догазификация” федераль программасы ярдәмендә “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе” газга тоташтыруны  тормышка ашырды. Өйдәге газ плитәсе өчен “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мөслим районы эксплуатация хезмәте җавап бирсә, ике контурлы чит ил котелына “Бәрәкат НК” оешмасы  егетләре хезмәт күрсәтә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Сагындырып кына йортка килеп кергән зәңгәр ягулык хуҗаларның өйләрен генә түгел, күңелләрен дә гомер буе җылытып торсын иде.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев