Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Басуларда – хезмәт гөрелтесе

“Туган як” агрофирмасы, районда беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә кереште. Уракка старт агрофирманың Мәлләтамак бүлекчәсендәге арыш басуында бирелде. Агрофирмада “Скипетр”, “Марафон”, “Дарина”, “Казанский-560” сортлы көзге бодай – 1000, “Память Кунакбаева” сортлы арыш 800 гектар мәйданны били.

Басулар мул уңыш вәгъдә итә. Уҗым культураларының һәр гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Икмәкнең дымлылыгы 16-18 процент тәшкил итә. Биш комбайн – арыш, сигезе көзге бодай суктыра, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов. “Туган як” агрофирмасы җитәкчелеге уракта хезмәтне нәтиҗәле оештыру максатында елның-елында комбайнчыларга кызыксындыру чаралары да куллана. Бер мең тонна икмәк суктырган комбайнчының хезмәт хакы – 10 процентка, 2 мең тонна суктыргач 20 процентка арттырыла. Шоферларга кызыксындыру чарасы ташыган ашлык күләменә карап кулланылачак. Игенчеләрне кырда ике мәртәбә ашату да оештырылган.– 25 июльдә уракка төшкән хезмәтчәннәр оешкан төстә эшли. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Агрофирманың 1223 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 400 баш савым сыеры бар. Бүгенге көндә биредә 640 тонна печән әзерләнде, 7 мең 425 тонна сенаж салынды. Бер шартлы терлеккә 28,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Димәк, агрофирма кышка ныклы азык запасы белән керә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Өченче ел биредә эшлим. Җир эше миңа кечкенәдән таныш. Дус егетемне комбайнчы ярдәмчесе итеп үз яныма алдым. Уракта һәр минут кадерле, яңгырларга киткәнче эшне төгәлли алсак, югалтулар булмаячак. Ике-өч көндә Мөслим ягында уҗым культуралары уңышын җыюны төгәлләргә уйлыйбыз. Ашлыгы гына булсын, эштән курыкмыйбыз, – ди комбайнчы Марсель Үтәгәнов (рәсемдә). Марсель – тәҗрибәле һәм алдынгы комбайнчы Евгений Үтәгәновның бертуган энесе. Абыйсы үрнәгендә фидакарьләрчә хезмәт куйган егетне баш агроном Иршат Әхмәтов та мактый:– Урып-җыюда быел да сыналган егетләребез генә катнаша. Бертуган Үтәгәновлар, Сирень Хуҗин, Раил Мәүләвиев, Данил Әминев кебек тырыш комбайнчылар булганда мөһим кампанияне быел да уңышлы башкарып чыгарбыз, – ди ул. Агрофирма басуларыннан ындыр табагына көн саен 900-1000 тонна ашлык кайта. Аның 200-300 тоннасы “Чаллы икмәге” җәмгыятенә озатыла. Бер үк вакытта чәчүлек орлык та салына.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев