Бәйрәм белән!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин котлавын җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Бу бәйрәм – әниләргә тагын бер кат яратуыбызны, хисләребезне җиткерү мөмкинлеге. Әниләргә булган мөгаләмәбез безнең асылыбызны, рухи дөньябызны, тәрбиябезне күрсәтә. Бәйрәм көнендә күпбалалы әниләрне хөрмәтлибез, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән һәм балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары өчен кайгыртучан ана булган өлкән буын хатын-кызларына, әбиләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын”.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев