Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авылларда юллар төзекләнә

Югары Табын - Тугаш юлында өч ел дәвамында ремонт барды. Кичә әлеге юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантансында район башлыгы Рамил Муллин, "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты. Юлны кулланылышка тапшыру тантанасына Түбән Табын авыл халкы да килгән иде. Рамил Муллин Марат Сәмигуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Татавтодарның Минзәлә...

Югары Табын - Тугаш юлында өч ел дәвамында ремонт барды. Кичә әлеге юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантансында район башлыгы Рамил Муллин, "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты. Юлны кулланылышка тапшыру тантанасына Түбән Табын авыл халкы да килгән иде.

Рамил Муллин Марат Сәмигуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Татавтодарның Минзәлә филиалы эшчеләре бу көннәрдә Мөслим - Иске Сәет юл төзелешендә дә эшли. Марат Сәмигуллин Мөслим - Иске Карамалы юлында да киләсе атнадан эш башланачагы турында әйтте. Район башлыгы Рамил Муллин авыл җирекләрендә дә юлларны төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәген билгеләп үтте. Юл төзү-ремонтлау өчен дәүләт ярдәменең дә елдан-ел арта баруын истән чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама