Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Август-Мөслим» 2023 ел уңышын урып-җыюга кереште

Аграрийлар 2023 ел уңышын җыюга керештеләр.

Табигать быел һәркемне сынады. Бигрәк тә игенчеләр нык борчылды. Май аендагы көчле кырау төшү, үз вакытында яңгырлар булмау - барысы да уңышның сыйфатына һәм күләменә тәэсир итә торган факторлар. Әмма җир кешесе өметен югалтмыйча игеннәр җитешкәнне көтте. Ниһаять, "Август-Мөслим" механизаторлары да урып-җыю эшләренә тотындылар. "No-Till технологиясе һәм аграрийларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә беренче комбайн бункерлары тула."- дип хәбәр итә агрофирма матбугат хезмәте.
Гомумән алганда, районда урып-җыю кампаниясен беренче булып Илгиз Исламов хуҗалыгы башлап җибәрде. Шулай ук урып-җыю эшләренә "Намус" агрофирмасы да кушылды.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев