Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Аек акыл белән эш итәргә генә кирәк

28 август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республика көне белән!" дип исемләнгән балалар котлау хаты бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы тапшырылды.

"Президент белән бергә" хәрәкәте шушы елның апрель аенда бөтен Татарстан иҗтимагый оешма вәкилләрен җыйган "Без булдырабыз! Без бергә!"форумында оештырылды. Оешманың максаты - татарстанлылырны берләштерү, президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыру. Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшли. Активистлар көн саен 150 дән артык чара оештыра.

Районда эшләүче бу оешмага өч активист җәлеп ителгән. Алар - авыл хуҗалыгы, яшьләр һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче лидерлар. Активистларның районда 500 ләп ярдәмчеләре бар. Алар бигрәк тә "Очкын" хәрәкәте һәм "Форпост" оешмасы вәкилләре белән бердәм эшли. Апрель аенда башланган эшчәнлек, беренче көннәреннән үк кызу темплар алды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан урамнарда, "Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр кене"ндә "Георгий лентасы" акциясе үткәрелде. Мөслим авылының Бакча урамында 70 төп алмагач утыртылды һәм аларга җәй дәвамында су сибү оештырылды. Парклар һәм скверлар елы кысаларында Мәҗит Гафури урамында алмагач, миләш, нарат үсентеләре утыртылды, активистлар Ык елгасы буенда, зиратта оештырган өмәләрдә катнаштылар.

"Президент белән бергә" хәрәкәте кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре, "Очкын", "Яшь гвардия" иҗтимагый оешма активистлары 1 июнь - балаларны Халыкара яклау көнендә балалар өчен фестиваль үткәрделәр. Сабантуй көнне хәрәкәтнең Мөслим җирле бүлекчәсе "Спортлы Татарстан" мәйданчыгы булдырды. Спорт сөючеләр ГТО нормаларын тапшыруда көчләрен сынадылар. Ул көнне хәрәкәт активистлары кечкенәләр өчен дә Сабантуй бәйрәме оештырды. Физкультурачылар көненә багышлап, район үзәгендә үткәрелгән велосипедта узышуда 80гә якын райондашыбыз катнашты. "Нептун көне" уңаеннан үткәрелгән "Су көрәше" чарасында "Очкын" активистлар хәрәкәте "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә әзерләгән флешмоб белән катнаштылар.

Яшьләр көне быел су спорты төрләре буенча Казан шәһәрендә узучы XVI дөнья чемпионатына багышланды. Бәйрәм барышында төрле уеннар, бәйгеләр дә үткәрелде. Спорт сөюче райондашларыбыз ТАССР төзелүгә - 95, Мөслим районына - 85, яңа дәүләтчелеккә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган марафонда катнаштылар. 15 км озынлыктагы юлны 15 мөслимле узды.

Иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре "Очкын" активистлары белән мастер-класслар, "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда очрашулар да үткәрде. Балаларны районның танылган эшмәкәрләре Илгиз Исламов, Дамир Шәңгәрәев эшчәнлеге белән таныштырдылар. Яшьләр өчен "Дуслар клаб" кафесында кино күрсәтелә, дискотекалар уздырыла, Х-box приставкасында спорт уеннары уйнау мөмкинлеге тудырыла.

Болардан тыш авылларда уздырылучы җыеннар кысаларында пикетлар да оештырыла. Ике дулкында 42 пикет үткәрелгән, анда брошюралар таратылган, баннерлар, оешма-предприятие диварларына плакатлар эленгән, гражданнарга календарьлар таратылган. Бүген пикетларның өченче дулкыны бара. "Ишектән - ишеккә" акциясендә катнашучылар, райондашларыбызның өйләрендә булып, булачак сайлаулар турында мәгълүмат җиткерәләр, теләк-тәкъдимнәрен язып алалар.

Республика көне уңаеннан, "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!" марафоны кысаларында яңа акция старт алды. Хәзер татарстанлыларның да республика флагы төсендә тасмасы булды. Акциянең төп максаты - тормышын республика белән бәйләгән, аның үсешенә көчен кертүче, яратучы һәм аның белән горурланучыларны символик рәвештә берләштерү, диләр акцияне оештыручы "Президент белән бергә" хәрәкәте вәкилләре. "Республика тасмасы" акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, сайлауларга кадәр "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән бергә булачакбыз.

Илнур Сабиров, "Форпост" җитәкчесе, яшьләр эше буенча хәрәкәт активисты: "Төрле мероприятиеләр, акцияләр аша без яшьләрнең позициясен күрсәтәбез. Президентыбыз да яшьләр проблемасына битараф түгел. Безнең киләчәгебез өчен күп мөмкинлекләр тудырыла. Аек акыл белән эш итәргә генә кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше алып барганда бик күпкә ирешергә була."

Сәвия Хәбирова, "Бердәм Россия" җирле сәяси партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе, мәгариф буенча хәрәкәт активисты: "Президент белән бергә!" хәрәкәтенең төп максаты - татарстанлылырны берләштерү, илебездә тотрыклылык, стабильлелек булдыру һәм Президент программаларын, инициативаларын яклау. Татарстанның барлык районнарындагы хәрәкәт активистларының телефоннарында иҗтимагый оешма сайты булдырылган. Һәр активист үз районында үткәрелгән чараларны яктырта, башка районнарныкы белән танышып, уңай инициативаларны тормышка ашыра".

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев