Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Яшь гаиләнең бәхет формуласы

Мөслимнән Алисә һәм Айдар Хафизовлар гаиләсе өчен бәхет ул – гаилә учагын бергә саклау.

“Һәр хатын-кызның үз бәхет формуласы бар. Минеке бик гади: гаилә учагын сүндермичә саклау, балаларыма, укучыларыма матур киләчәккә юл күрсәтү”, – ди Алисә.

Гаиләнең ышанычлы калканы Айдар “Татбурнефть” оешмасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Яшь, энергияле, максатчан, көчле ихтыярлы егет – Айдар. Спортны үз итә: спорткомплекста өстәл теннисы белән шөгыльләнергә дә, бассейнга йөрергә дә җитешә. Айдар татарча көрәш буенча бәйгеләрдә озак еллар призлы урыннар яулап килде.

Әлбәттә, ир-егетләрнең һәр уңышы артында аны аңлаучы хатын-кыз тора. Айдарның тормыш иптәше Алисә – Мөслим урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. Алисә җыр-моңга гашыйк. Район, республика күләмендәге чараларда катнашып, җиңүләр яулый ул. “Шәхес тәрбияләү” республика конкурсында Алисә икенче урын яулаган иде. Смотр-конкурсларда моңлы җырлары белән сокландыручы райондашыбыз “Агыйдел” бию ансамбле составында “Йортыбыз Татарстан” республика бәйгесендә дә катнашты. “Нечкәбил” республика конкурсында Хафизовлар гаиләсе “Яшь гаилә дөньясы” номинациясендә җиңү яулады.

Фото – Хафизовларның гаилә архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев