Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаиләләргә матди ярдәм

Хөкүмәтебез бала үстерүчеләргә төрлечә ярдәм итә. Хөкүмәт ярдәме дәүләт һәм төбәк бюджетыннан бирелә. Дәүләт ярдәменнән файдалану өчен яшәү урыны буенча социаль фондка һәм социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балаларга бердәм пособие
Пособие иртә срокларда (12 атнага кадәр) исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләүне, эшкә урнашмаган ата-анага балага 1,5 яшь тулганчы бирелә торган түләүне, 3-7 яшьлек балаларга социаль яклау органнарыннан бирелүче пособиене һәм 8-17 яшьлек балаларга пенсия фонды түләгән пособиене берләштерә. Әлеге ярдәм чараларын хәзер бердәм пособие буларак социаль фонд тәкъдим итә. Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие җан башына бер яшәү минимумыннан түбән кереме булган гаиләләргә бирелә. Пособие күләме балалар һәм бәби көтүче хатын-кызларга төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә түләнә. 2023 елда әлеге түләү уртача 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сумны тәшкил итә.
Ана капиталы
2023 елда ана капиталы беренче балага 589,5 мең сум бирелә. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 65 мең сумга күбрәк. Икенче бала өчен ана капиталы узган ел белән чагыштырганда 85,9 мең сумга артты һәм 779 мең сумны тәшкил итә. Гаилә беренче балага сертификат алган икән, дәүләт ярдәме 189,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталыннан түләү
Ана капиталыннан түләүне балага 3 яшь тулганчы рәсмиләштерергә мөмкин. Аны алу өчен җан башына уртача керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Моннан тыш ана капиталы акчаласыннан файдалануның өстәмә юнәлеше кертелде. Бер кешегә ике яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балага яшәү минимумы күләмендә айлык түләү рәсмиләштерә ала. Узган ел мондый мөмкинлек икенче бала өчен генә бирелде.
Бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие 
Пособие ата-ананың берсенә генә (опекунга яисә тәрбиягә бала алучы ата-анага) түләнә. Ир белән хатынның берсе генә эшли икән, пособиене эшләгән кеше алырга хокуклы. Ата-ананың икесе дә эшләгәндә, пособие аларның берсенә генә тиеш. Әти-әниләрнең икесе дә эшләмәгәндә, акча аларның берсенә генә түләнәчәк. Пособие алу өчен гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк.
2023нче елның 1 февраленнән бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 22909,03 сум тәшкил итә. Түләү күләме баланың туган көненә карап билгеләнә. Бала 2022нче елның 31 августыннан 2023нче елның 31 гыйнварына кадәрге чорда туса, ата-аналар 20472,77 сум алырга мөмкин (2022 елдагы пособие күләме). 1 февральдән соңу туган балаларга ул 22 909,03 сум күләмендә түләнә (2023 елгы пособие күләме).
Бала карау буенча пособие
Эшләүче әти-әниләр өчен дә пособиеләр бар. 1,5 яшькә кадәр баланы карау өчен пособие уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Аның күләмен исәпләп чыгару өчен максималь хезмәт хакын бер айдагы көннәрнең уртача санына (30,4) һәм 0,4 кә тапкырларга кирәк. 2023 елда әлеге пособиенең максималь суммасы – 33281 сум.
Күпбалалы гаиләләргә ипотека түләгәндә ярдәм
Россиядә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү программасы эшли. Аның нигезендә дәүләт ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә каплауга 450 мең сумга кадәр акча бүлеп бирә. Мондый ярдәмгә 2019нчы елның 1 гыйнварыннан соң өченче яки күбрәк бала алып кайткан гаиләләр хокуклы.
Республика түләүләре
2020 елдан керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә яңа туган сабый өчен бүләк комплекты бирелә башлады. Бүләк комплектына Татарстанда җитештерелгән якынча 10 мең сумлык продукция һәм беренче кирәк-ярак предметлары керә (гигиена чаралары һәм сабый өчен өске кием). 
Балалар бакчасы өчен түләү өлешен компенсацияләүдән күпбалалы гаиләләр генә файдаланмый. Пособие ата-ананың хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Беренче балага – бакчага түләүнең 20 проценты, икенче балага – 50, өченче балага 70 проценты кайтарыла. Моннан тыш Татарстанда аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация түләнә. Аны рәсми кереме 20 мең сумга кадәр булган гаиләләр ала.
Күпбалалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 30 проценты компенсацияләнә. 6 яшькә кадәрге һәр балага дарулар сатып алу һәм транспортта йөртү өчен субсидия бирелергә тиеш.
Бер үк вакытта өч бала туса, аларның һәрберсенә – 10 мең сум, алга таба 1,5 яшькә кадәр ай саен һәр балага 1 мең сум түләнә. Биш бала тәрбияләүче күпбалалы әниләргә һәм “Ана даны” медале ияләренә һәр балага 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү каралган.
Авылда кимендә 3 ел яшәүче әниләргә дә түләүләр бар. 25 яшькә кадәр беренче баласын алып кайткан хатын-кызларга – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум акча бирелә. Өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр сөт ризыклары белән тәэмин ителә. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары ашханәдә бушлай тукланырга, сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы.

Фото -"Татар-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев