Хиджама гына димә!..
Хиджама ясау белән шөгыльләнүчеләр районыбызда шактый күп
Хиджама, ягъни кан чыгарып сихәтләнү – пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ук кулланылган дәвалау ысулы. Әлеге процедура ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистарына, диләр.
Хиджама ясау белән шөгыльләнүчеләр районыбызда шактый күп.
– Хиджама ярдәмендә югары кан басымын төшерергә, кандагы шикәр микъдарын киметергә, холестеринны нормага китерергә була. Тик бу процедура шактый четерекле. Өй шартларында, стериль булмаган җирдә хиджама ясатып, инфекция кертергә мөмкин. Хиджама – операциягә тиң процедура. Хиджама ясаганда, җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый дәвалау чарасы махсус учреждениедә генә эшләнергә тиеш, – ди район поликлиникасы табибы Эрбол Бопоев.
Табиблар әйтүенчә, хиджама ясатыр алдыннан кан басымын тикшертергә һәм ким дигәндә өч сәгать ашамаска кирәк. Су, сок эчү тыелмый. Хәтта процедура вакытында да бер-ике йотым су эчеп куярга була. Хиджама ясаучы табиб пациентының авырулары турында белергә тиеш. Кан алдырганнан соң кимендә бер тәүлек авыр физик эштән саклану зарур. Шулай ук бер тәүлек дәвамында бик салкын яки бик кайнар эчемлекләр эчәргә ярамый. Җәрәхәт урынын туңдыру да файдага түгел. Хиджамадан соң кимендә 3 сәгать тозлы ризыклардан тыелып торырга кирәк.
– Мин банка салыр алдыннан вакуумлы массаж ясыйм. Арканы әйбәтләп йомшартып, кан йөрешен яхшыртканнан соң гына банка салам. Массаж белән хиджама икесе бергә булганда нәтиҗәле. Хиджама өчен эре итеп кискәләү дөрес түгел. Хиджама ясаганда, тән авыртырга, соңыннан кан саркып йөрергә тиеш түгел, – ди Гөлшат Миргасыймова. – Кешедә төп җиде нокта бар, алар арка, муен, йөрәк артында урнашкан. Беренче сеанста банкалар шул нокталарга куела. Икенче процедурада банкалар авырткан урыннарга куела. Һәр чирнең нокталары үзгә. Дару авыруның симптомын баса, ә хиджама сәбәбен дәвалый.
Һәр кешегә аерым банкалар куелырга тиеш. Хиджама вакытында чыккан канны дезинфекцияләп кенә чистартып бетереп булмый.
Хиджама ясаучының медицина белеме, лицензиясе, сертификаты булырга тиеш. Табиблар сәламәтлек һәм кешенең гомуми халәте кан циркуляциясенә бәйле дип аңлата. Кан алганда да инфекция эләкмәсен өчен чаралар күрелергә тиеш.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев