Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Суганны күз яшьләрен түкмичә чистарту

Суган чистартуның авырлыгын аны чистарткан кеше генә белә. Еламыйча чистарту өчен берничә киңәш.

Суган кискәндә салкын су куллануның берьюлы берничә ысулын кулланып була. Мәсәлән, пычагыгызны суганны кискәнче һәм кисү вакытында салкын суда чылатып ала аласыз, яисә чистартылган суганны берничә минутка салкын суга салып торасыз.
Чистартыр алдыннан суганны берәр сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Пычакны суыткычның аскы өлешендә 15 минут тотсаң, шундый ук нәтиҗә булачак.
Суганны кайнап утырган һәм пары чыгып торган су янында кисегез. Су пары суганның фитонцидларын (күздән яшь чыгара торган) тарата икән. Суганны әрчер алдыннан, зур кисәкләргә бүлеп, башта кайнар суга салып алыгыз, аннары судан алып, бер бөртек күз яше түкми турый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев