Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Силикон савыт зыянлымы?

Силикон савытлар духовкада, микродулкынлы мичтә ризык әзерләү өчен яхшы. Мондый савытны суыткыч, хәтта туңдыргычка да куя аласыз.

Силикон сәламәтлеккә зыянлы түгел, зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Мондый савытта пироглар тизрәк пешә.

Яңа силикон савытны җылы суда юарга, киптерергә һәм эчен үсемлек мае белән майларга кирәк. Аннан соң майсыз да пешерә аласыз.
Силикон савытны тимер щетка белән ышкырга ярамый. Аңа гельсыман чистарткычлар яхшы. Бик пычранган силикон савытны лимон кислотасы тиз чистарта. Зур савытка 4 л кайнар су салырга, бер кечкенә кап лимон кислотасы өстәргә. Савытларны шушы эремәдә 15-20 минут тотарга. Шулай ук чәй содасы эремәсенә салып торырга да мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев