Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Шампунең сыйфатлымы?

Моны белү өчен шампунь составын өйрәнергә кирәк

Бүген кибеттә шампунь сайлый башласаң, күзләр камаша. Ниндиләре генә юк! Борынгы заманнарда селте, соңрак “Ак каен” шампуненнан башканы күрмәгән әбиләребез, бүгенге сайлап алу мөмкинлегенә шаккатырлар иде.

Шампунь составында, гадәттә, судан соң ПАВ (җиңелчә актив матдәләр) күрсәтелә. Күбекләнеп, чәчне һәм баш тиресен чистартучы иң арзанлы ингредиент бу. Әмма җитештерүчеләр чисталык яратуыбыздан файдаланып калырга тырыша: ПАВ чәчнең генә түгел, баш тиресенең дә саклагыч катламын юып төшерә. Нәтиҗәдә чәч һәм баш тиресе әйләнә-тирә мохитнең пычрагын үзенә тизрәк сеңдерә. Май бизләре, югалтканны тизрәк кайтару өчен, майны тагын да тизрәк бүлеп чыгара башлый. Башны никадәр ешрак юсак, чәч шуның кадәр тизрәк майлана булып чыга.

Шампунь составындагы натрий лауретсульфаты дигән матдә зур шәһәрләр һавасында күп булган авыр металларны канга күчерергә мөмкин. Мондый ПАВның баш тиресендә микроскоп аша гына күренә торган бик кечкенә ярыклар хасил итеп, организмга токсиннар өчен юл ачуы бар.

Ә магний лауретсульфатыннан куркырга кирәкми, чөнки бу матдә тән тиресен ялкынсындырмый. Магний лауретсульфаты балалар шампуненда да, сизгер баш тиресе өчен билгеләнгән шампуньнарда да була.

Сульфатсыз табигый шампуньнарны дөньякүләм танылган барлык җитештерүчеләрдә дә күрергә мөмкин. Мондый шампунь чәчкә генә түгел, организмга тулаем уңай тәэсир итә, дип санала. Сульфатсыз шампунь чәчне бик яхшы юа, тик начар күбекләнә. Шуңа, баш тиресе майлы булганда, ул күбрәк кулланыла.

Консервантлар кушылмаса, шампунь бер атна эчендә бозылыр иде. Бер яктан, консервантлар микроблар үрчүгә киртә куйса, икенче яктан, чисталыкны кайгырту безнең өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Фото – нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев