Пуховик сайлыйбыз
Кышкы куртканың мамыктан эшләнгәне яхшымы, әллә башка материалга өстенлек бирергәме?
Берничә елга җитәрлек пуховик сайлаганда, аның кышкы салкыннарда җылы булуы мөһим. Барлык пуховиклар да сыйфат ягыннан бертөрле түгел, кайберләренең составында мамык бөтенләй юк. Тик бу пуховик начар дигән сүз түгел, базарда инде күптән табигый материаллардан җылырак синтетик материаллар пәйда булды.
Җылы куртка-пуховик материалларын табигый һәм синтетик итеп классификацияләргә мөмкин. Табигый ул - мамык яки мамык һәм каурый катнашмасы, дигән сүз. Синтетик материаллар – тинсулейт, синтепон, холлофайбер, изософт.
Һәр материал үзенә генә хас үзлекләргә ия. Пуховик сайлаганда, җирлектәге климатны да, яшәү рәвешен дә исәпкә алырга кирәк. Машинада йөрсәгез, азрак җылытучы материалга өстенлек бирә аласыз. Ә менә көн саен автобус көтеп торырга яисә юлда йөрергә туры килсә, салкыннарга исәпләнгән вариантларны карарга тырышыгыз.
Мамык. Кышкы кием ярлыкларында мамык "down" дип билгеләнә. Пуховиклар өчен нигездә үрдәк, каз, аккош мамыгы кулланыла. Мондый пуховикларга бәя дә зуррак, чөнки мамык - кыйммәтле материал. Мамык эшләнмәләре 35 градус салкында да җылыта, якынча 1,5-2 килограмм авырлыкта була һәи югач та сыйфатын югалтмый. Бердәнбер җитешсезлеге – бәясе кыйммәт. Шунысын да истә тотыгыз: пуховиклар составында чиста мамык кына түгел, ә катышы да була. Яхшы пуховик кимендә 5 ел хезмәт итә.
Тинсулейт. Аучылар, балыкчылар һәм кышкы ял яратучылар мамык курткага караганда өстенлекне нәкъ менә шушы синтетик материалга – тинсулейтка бирә. Тинсулейт – космонавтлар өчен эшләнгән бик җиңел һәм җылы материал. Ул җылыны югалтмый, дымны чыгара, аллергиклар өчен дә куркынычсыз. Тинсулейт эшләнмәле киемнәр бик җиңел һәм актив хәрәкәт өчен җайлы. Аларны курыкмыйча юарга була, тиз кибәләр, деформацияләнмиләр. Тинсулейттан эшләнгән киемнең кимчелеге дә - югары бәя. Ләкин шунысы бар, мондый киемнәр күп еллар хезмәт итәчәк һәм җылыту үзлекләрен югалтмаячак.
Синтепон. Шактый арзанлы материал, шуңа акчаны янга калдыру омтылышында күпләр нәкъ менә аны сайлый. Ләкин кыш өчен синтепоннан эшләнгән курткалар тәгаен ярамый. Синтетик тукымадан эшләнгән куртканы көз яки яз гына кияргә мөмкин. Өс киеме өчен синтепон өметсез һәм искергән булып санала.
Холлофайбер. 2006 елда холлофайбер Россия армиясенең кышкы форма киемнәрен җылыту өчен файдаланыла башлаган. Материал бик яхшы нәтиҗә күрсәтә: стандарт башкаруда ул солдатларга хәтта -30 гардус суыкта да туңмаска ярдәм итә, ә җылытылган холлофайбер хәтта 60 градуста да җылыта. Холлофайберның тагын бер яхшы сыйфаты – аның экологик яктан чиста булуы. Ул тулысынча куркынычсыз, канцероген үзлекләргә ия түгел, теләсә нинди биологик сыеклыкларга чыдам, зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Анда тузан талпаннары да булмый. Материал дымны сеңдерми һәм янмый, шулай ук тулысынча гиппоаллерген. Холлофайбер материалдан эшләнгән курткаларны 50 градустан да югары булмаган температурада кулдан юарга мөмкин. Ләкин моны артык еш эшләргә кирәкми – еш юганда, материал бозылырга мөмкин.
Изософт. Изософтның төп өстенлеге – мондый курткада юеш кар яки яңгыр астында йөрергә мөмкин. Юешләнгәннән соң ул бик тиз кибә. Изософт дым чыгарырга сәләтле һәм җылылыкны сакларга мөмкинлек бирә. Бу материалдан эшләнгән куртканың да төп кимчелеге – кыйммәт булуында. Тик шуны истә тотыгыз, мондый куртка алсагыз, аны берничә сезон иркенләп кия аласыз.
Пуховикларны юу. Пуховикларны юар алдыннан, аның замогын каптырып, эчке ягын әйләндереп куегыз. Әлеге өс киемен үзен генә юарга кирәк. Чын пуховиктан кер порошогы беркайчан да юылып бетмәячәк. Шуңа да сыек порошок - гель кулланырга киңәш ителә. Йоннары укмашмасын өчен, кер юу машинасына дүрт теннис шары да салыгыз. Суның температурасы түбән булсын. Юганнан соң киемегезне кимендә өч тапкыр чайкатыгыз. Пуховикны балконда киптерергә кирәк, җылыту приборлары өстенә элә күрмәгез.
Курткаларның этикеткаларында мондый язулар да булырга мөмкин: “polyester” – синтепон, “wool” – йон, “cotton” – мамык җепселләре. Бу курткаларны көз яисә яз өчен генә алырга мөмкин. Кыш өчен алар юка була.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев