Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Нинди май кулланасың

Акмай – мөгезле эре терлек сөтен эшкәртү юлы белән алына

Бүген кибет киштәләрендә акмайның нинди генә төрләре юк! Шуңа акмай алыр алдыннан берникадәр югалып та калабыз: кайсын сайларга?
Майның төре һәм сыйфаты нинди чималдан әзерләнүенә бәйле. Татлы майны каймактан ясыйлар. Әчкелтем май исә атланмайдан җитештерелә, аны махсус бактерияләр кулланып төшерәләр. Нәтиҗәдә үзенчәлекле тәмгә ия май хасил була.
Май төрләренә килгәндә, гадәти 100 грамм акмай 82,5 грамм майдан тора. Шул ук күләмдәге “Крестьянское” мае 72,5 грамм майга ия. “Любительское” маенда исә майлылык 80 грамм тәшкил итә. “Бутербродное” маенда майлылык 61 грамм була. “Чайное” мае – 50 грамм майлылыкта. 
Акмай сайлаганда берничә киңәшне исегездә тотыгыз. Беренчедән, төргәктә “Масло сливочное крестьянское” яки “Масло сливочное любительское” дип язылырга тиеш. Шунысы мөһим: май күләме күбрәк булган саен, акмай файдалырак була. 
Икенчедән, майның составын игътибар белән өйрәнегез. Анда бары тик сөт һәм акмай гына булырга тиеш! Әгәр ингредиентларда тоз, үсемлек майлары (пальма, арахис һәм башкалар) яки “сөт майларын алыштыручы” күрсәтелсә, ул табигый акмай була алмый. 
Акмайның үлчәп сатыла торганын аласыз икән, майның төсенә игътибар итегез. Табигый акмай җәйге чорда – ачык сары, кышкы чорда ак булырга тиеш (төс терлек азыгына бәйле). Җәй көне ул каротинга бай, шуңа сөт майга сары төсмер бирә. 
Табигый акмай формасын яхшырак тота: ул тыгызрак. Кискән урында су тамчылары чыгарга тиеш түгел.
Составы һәм файдалы үзлекләренә килгәндә, акмай составында аксым, углеводлар, А, D, В2, Е һәм РР витаминнары, микроэлементлар бар. Файдалы булсын өчен, акмайны көн саен билгеле бер күләмдә кулланырга киңәш итәләр. 
Акмай сайлаганда, җирле җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирергә тырышыгыз, чөнки аларның продукциясе сыналган була. 
Май бик тиз бозыла һәм башка исләрне дә тиз сеңдерә. Шуңа суыткычта аны исле ризыклар белән сакларга киңәш ителми. 30 градус салкында май, ел буе торса да, бозылмый, ә менә суыткычта ун көннән артык тотмасаң, яхшырак. Иң мөһиме – майны һава кермәслек итеп төрергә кирәк. 
Акмайның сыйфатын өй шартларында җиңел генә тикшереп карарга мөмкин. Бүлмә температурасында өстәлдә бер кисәк май калдырыгыз. Берникадәр вакыттан соң аның өстендә су тамчылары барлыкка килсә, димәк, бу – гадәти спредлы май, чын акмай түгел. Тикшереп карауның башка ысулы да бар. Кечкенә кисәк майны 1 стакан кайнар суга салып карагыз. Чын май тигез эреп бетә, оешып кала икән, димәк, бу – үсемлек майлары кушып ясалган арзанлы продукт. Шуны да истә тотыгыз, яхшы сыйфатлы 200 граммлы бер кап акмай 100 сумнан да арзанрак тора алмый.

Наилә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев