Матурлык маскалары ясыйбыз
Файдалы киңәшләр

Матурлык маскалары ясыйбыз

Мондый битлек тән тиресен яшәртә һәм тирене агарта.

Бит тиресен яшәртә һәм матур төс бирә торган рецепт. Кишерне вак угычтан уып, шуңа 1 йомырка сарысы, 10 тамчы лимон суты һәм ярты бал кашыгы үсемлек мае өстәгез. Каймак куелыгындагы бу масканы биткә сылап, 15-20 минут тотыгыз һәм җылы су белән юыгыз. 

Икенче рецепт. 2 кашык сусыл эремчеккә 1 йомырка сарысы һәм берничә тамчы водород перекисе кушып, яхшылап болгатыгыз. Шушы масканы биткә һәм муенга сылап, 15-20 минут тотыгыз һәм салкынча су белән юыгыз.

Фото– Изображение от wirestock на Freepik

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев