Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күзләрегезне саклагыз!

Сәламәт, матур күзләр - табигатьнең бәяләп бетергесез бүләге.

Тик, кызганычка каршы, без моны күзләребез начар күрә башлап, күзлек кия башлагач кына аңлыйбыз.

Кем сәгатьләр буе укый, бигрәк тә начар ут яктысында яки транспортта, яки компьютер каршында озак утыра, көннәрдән беркөнне үзенең начар күрә башлавын сизеп алыр. Шуңа күрә язганда яки укыганда ут яктысы әйбәт төшәргә тиеш.

Әмма күзләргә көчле яктылык та бик зыянлы. Урамга чыкканда, кояш яктыр¬тса, кояш күзлеге кияргә онытмагыз. Кара яки кызгылт көрән төстәге пыялалы күзлекләр ультрашәмәхә нурлардан яхшырак саклыйлар.

Күзлекне велосипедта, көймәдә яки машинада, тәрәзә ачык булса, барганда да кияргә киңәш ителә. Беренчедән, күзгә чүп керергә мөмкин. Икенчедән, көчле һава агымы күзнең лайлалы тышчасына зарарлы, шулай ук конъюнктиваны ярсыта.

Сәламәтлеккә зыянлы нәрсәләр - матурлыкка да зыянлы. Кояш күзлеге кимисез икән, көчле яктылыктан үзеннән-үзе күзләрегезне кысып йөрергә мәҗбүр буласыз. Ә моннан күз тирәсендә җыерчыклар - “каз тәпиләре” барлыкка килә дигән сүз. Күз кабаклары җыерчыклы булса, зур, матур күзләр дә матур булып күренми. Шуңа күрә тире астындагы вак кан тамырларындагы кан әйләнешен яхшырту өчен мондый массаж файдалы: бармак очларын үсемлек мае белән майлагыз да күз кабакларына җиңелчә генә баскалагыз.

Әгәр дә күз кабаклары ялкынсынса, шешсә, ромашка төнәтмәсен мамыкка манып куегыз. Ромашка урынына чәй куллансаң да менә дигән. Гадәттә мондый компрессны күзләр арыганда ясыйлар.

һәр хатын-кызның озын керфекле буласы киләдер. Керфекләрнең дә, чәч кебек үк, тараганны яратканын беләсезме сез? Кечкенә щетканы кастор мае белән майлап керфекләрне тарау менә дигән нәтиҗә бирер.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев