Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кәбестә хикмәтләре

Кәбестә салаты, калориясе бик аз булуы сәбәпле, бер генә тамчы да артык май “кундырмый”.

Аның турында бөек акыл иясе Пифагор:”Бу яшелчә - рухи күтәренкелек һәм яхшы кәеф чыганагы”, - дисә, Петербург профессоры Н.Н.Аничков исә XX гасыр башында ук эксперимент юлы нигезендә ак күчәнле кәбестәнең гиперхолестеринемия һәм атеросклероз кебек куркыныч авыруларга каршы “көрәшә” алуын раслаган.

Ул тагын юан кешеләр өчен дә бик файдалы. Кәбестә салаты, калориясе бик аз булуы сәбәпле, бер генә тамчы да артык май “кундырмый”. Шуңа күрә аны күпме теләсәң, шул кадәр ашап була. Моннан тыш ак күчәнле кәбестә кислотасы организмда май туплану процессын акрынайта.

Өегездә сок чыгаргыч булса, кәбестә сыгынтысы әзерләү ягын карагыз. Белгечләр, без кулла­на торган төрле катнашмалардан чистартылган азыклар һәркемнең дә диярлек ашказаны-эчәк системасында “төзексезлекләр” китереп чыгара, дип саныйлар. Ә менә кәбестә сыгынтысы һәркем өчен дә бик файдалы! Көненә ике тапкыр: иртән ач карынга һәм кичке аш алдыннан яртышар стакан җылы сыгынтыны эчсәгез, үзегезне менә дигән хис итәрсез!

Согы сыгып алынган кәбестә яфракларыннан диетик кәбестә кәтлитләре ясарга мөмкин. Кәбестә җепселләрендә бактерияләрне юк итү үзенчәлегенә ия булган лизоцим матдәсе бар. Шуңа күрә җәрәхәтләнгән яисә ялкынсынган урынны кәбестәдән ясалган ботка белән бәйләп кую бик файда­лы да инде (ботканы җәрәхәткә юка гына итеп җәергә һәм бәйләгән килеш 20-30 минут тотарга кирәк). Шундый ук кәбестә яфракларыннан тамакка кую өчен компресс та ясарга була (аны озаг­рак -сәгать ярым чамасы тоталар).

Согы сыгып алынмаган кәбестә яфраклары исә элек-электән үк халык медицинасында аеруча хатын-кызларны интектерүче баш авырту өянәкләренә каршы чара буларак файдаланылып ки­ленә. Аларны чигәләргә, маңгайга ябып, яулык белән ябып куялар һәм бер сәгать узгач яңаларына алмаштыралар.

Кәбестә шулай ук эч китүләр белән интегүчеләр өчен дә менә дигән дәва. Кәбестә яфракла­рындагы клетчатка матдәсе (ә ул бу яшелчә яфрагының 70 % ын тәшкил итә) авырулар тудыручы черегән микроорганизмнарны үзенә эләктереп, эчәкләрнең тышчасын чистарта. Кәбестә ашларын көн саен куллану бик яхшы нәтиҗә бирә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев