Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр

Тормышта кулланырдай гади һәм уңайлы киңәшләр

Үзем ясаган токмач белән аш пешерергә яратам, әмма ул нишләп­тер болганчык (мутный) була.

Шулай булмасын өчен токмачны бер минутка гына кайнар суда тотып алыгыз, сөзеп иләккә аударыгыз да шулпага салыгыз һәм пешерегез.

Йодлы тозны дөрес саклый белергә кирәк, югыйсә, ул сыйфатын югалта, диләр. Шул дөресме?

Йодлы тозны коры урында ябык савытта саклыйлар. Чыннан да, андагы йодлы калий су, һава, яктылык керсә, оксидлаша, ә йод очып бетә.Ирләр күлмәгенең якасын юу бик кыен. Хәтта мактала торган порошоклар да ярдәм итми, яка саргаеп кала.

Юар алдыннан күлмәкнең якасын акбур белән яхшылап ышкыйлар. Акбур үзенә майны сеңдерә һәм юарга җиңел була. Юар алдыннан якага аш серкәсе һәм чәй содасы катнашмасын сөртергә мөмкин.

Балыкны чистарту бер бәла. Тәңкәсе бөтен кухняга оча. Моның өчен берәр җайланма-мазар юкмы?

Бар, әмма әлләни файдасы юк. Иң яхшысы - балыкны берникадәр вакыт аш серкәсе салынган суда тотсаң, ансат чистартыла. Яки су салынган ләгәндә чистартырга була. Тирегә бик нык ябышкан тәңкәле балыкларны (алабуга, карабалык) чистартыр алдыннан кайнар суга тыгып алырга киңәш ителә.

Фото Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев