Бүләк итәм күңелем җылысын
Заман үзгәрсә дә, туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә, никах-туйларда бүләк бирү йоласы әле дә саклана. Бүгенге заманда җаның теләгән бүләк сайлау өчен мөмкинлекләр зур, акчаң гына булсын!
Бүләккә җиләк-җимеш, азык-төлек, эчемлек җыелмаларын алырга мөмкин. Бүләк эзләп баш ватмыйча, акча бирү киң таралды. Җайлы бит! Белгечләр фикеренчә, кайбер бүләкләр, яхшы ният белән бирелсә дә, начар тәэсир калдырырга мөмкин. Шуңа кибетләргә чыгар алдыннан бәйрәм хуҗасының нинди бүләк көткәнен белергә тырышыгыз. Кемдер холкы белән практик, мондый кешегә йомшак уенчык, статуэткалар бүләк итү килешмәс.
Зәркән эшләнмәләр һәрвакыт иң уңышлы бүләк булып санала. Бижутерия дә бирергә ярый, ләкин аның затлы һәм заманча булуы мөһим.
Кесә телефоны һәм аңа аксессуарлар да – соңгы вакытта иң еш бүләк ителүче кыйммәтле бүләкләр исемлегендә.
Ислемай, хушбуй сайлау – бик җитди эш. Сезгә ошаган ислемай, хушбуй бүләк алучының күңеленә хуш килмәскә мөмкин. Ислемай-хушбуй бүләк иткәндә, якын кешегезнең нинди брэндны һәм нинди исләр яратуын яхшы белергә кирәк.
Истәлекле даталар уңаеннан сумка, каеш, күзлек, яулык, перчатка, акча янчыгы кебек аксессуарлар, йорт өчен яктырткыч, шәмдәл, фоторәсем өчен оригиналь кыса һәм башка шундый кызыклы бүләкләр бирергә була.
Яраткан хатын-кызга, кибеткә аның белән бергә барып, күлмәк, аяк-киеме сайларга да була. Бу сюрприз була алмас, әлбәттә, әмма бүләгегез шкафта тузан җыеп ятмаячак.
Финанс мөмкинлекләре зур булган ир-егетләр кадерле кешеләрен ресторанга, кичке клубларга да чакыра ала. Шау-шулы бәйрәмнәр яратучыларга мондый котлау алымы бик хуш килә.
Соңгы вакытта юбилейларга, гаилә бәйрәмнәренә индивидуаль шәмаилләр, тугралар ясатучылар бар. Шәмаилләрнең дә төрлесе бар: аны кәгазьгә, пыялага, тукымага яздырырга мөмкин, күннән дә эшләтеп була.
Күзәтүчеләр фикеренчә, бүген иң теләп алынган бүләкләр – гаджетлар, икенче урында – акча. Чит илгә юллама һәм Россия буенча сәяхәтләр дә – шәп бүләк! Якын кешегезгә бүләк сайлаганда, финанс мөмкинлегеннән чыгып, бу идеяне дә искә алыгыз.
Татлы ризык, шоколад ише кечкенә бүләкләрне гади бәйрәм уңаеннан, рәхмәт йөзеннән һәм дуслык билгесе итеп тә, сәбәпсез дә бирергә мөмкин. Бу – якыныгызга, дустыгызга яки хезмәттәшегезгә хөрмәт билгесе.
Әлбәттә, иң кыйммәтле бүләк ул – игътибар. Кайчак бер җылы сүз, ихлас котлау яки күңелле итеп бергә үткәргән вакыт кыйммәтле бүләктән дә кадерлерәк булырга мөмкин. Шуңа, бүләк сайлаганда, бүләк бирәчәк кешенең холкын, кызыксынуларын һәм тормыш рәвешен исәпкә алыгыз. Бүләк аны сөендереп кенә калмасын, ул аны күргән яки кулланган саен сезне искә алып, яратуыгызны, ихтирамыгызны тоярлык булсын.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев