Ата-аналар колагына
Бала белән бергә бакчага бару мөмкинлегеннән һәрчак файдаланырга тырышыгыз.
– Баланың кәефе, психологик халәте аны иртән ничек уятуга да бәйле. Баланы төрткәләп, кычкырып түгел, тыныч тон белән, ашыктырмыйча гына уятырга кирәк. Бала җиңел уянса, димәк, аның йокысы туйган.
– Бала белән бергә бакчага бару мөмкинлегеннән һәрчак файдаланырга тырышыгыз.
– Бала белән ешрак булуның аралашу һәм киңәшләр бирү мөмкинлеге икәнен дә онытмагыз.
– Баланың һәрбер уңышына шатлана белегез. Уңышсызлыклары булса, үзегезне тыныч тотыгыз, артык хафаланмагыз.
– Балагызны игътибар белән тыңлагыз. Ул үзен яратуны һәрвакыт сизәргә тиеш.
– Сөйләмегездән кычкыруны, кискен интонацияләрне алып ташлагыз.
– Гаиләгездә һәрчак уңай, җылы мөнәсәбәтләр булдырырга тырышыгыз.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев