Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ашарга пешерүне тизләтү һәм җиңеләйтү

Эш өстәлен дөрес планлаштырыгыз. Кәстрүл, табаларны газ плитәсенә якынрак җиргә куегыз. Тәмләткечләр барысы да бер җирдә булсын.

Ял көннәрендә атналык менюны төзегез. Әйтик, өч тапкыр аш, өч тапкыр гарнир һәм шуның кадәр итле икенче ризык, бер тапкыр балык белән пешерәсез.

Ашалып бетмәгән тавык түшеннән салат ясарга була. Макароннан запеканка эшләргә мөмкин. Өстенә сыр уасыз, соус саласыз да газ мичендә пешерәсез.

Фасольне пешерү өчен бер сәгать вакыт таләп ителә, кайвакыт күбрәк тә. Әгәр дә тиз генә кирәк булса, консервланганын алыгыз. Ясмык, нут борчагының да консервланганнары бар.

Кишерне күбрәк уып куеп, бер өлешен суыткычка катырырга куегыз. Кирәк булганда аласыз гына. Чөгендерне дә күп итеп пешереп куегыз, аны да угычтан уып контейнерга салып, суыткычка куегыз. Борщ пешергәндә алып саласыз гына.

Итне дә ит тарткычтан күбрәк итеп чыгарыгыз һәм суыткычта саклагыз.

Яңа ризык пешергәндә, рецептын яхшылап укыгыз. Әйтик, кайбер төр камыр өчен йомырканы суытырга яки, киресенчә, бүлмә температурасында җылытырга кирәк.

Камыр басканда, бөтен кирәкле ингредиентларны әзерләп куегыз. Аларның һәрберсе өчен шкафларны ачып-ябып вакыт үткәрергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев