Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Соңгы дәрес

Зинһар сызлама инде, йөрәккәй! Хәзер бит Наҗиянең җиһан агачында үз ботагы, икенче оясы бар.

Ул оядан оны­гын очырып җибәрмичә, син күпме генә чәнчеп-сиздереп торсаң да, китәргә хакы юк аның. Галәмнең миллион яшь­лек кояшы, каршыдагы каеннар артыннан елмаеп, аңа һәр көн шул хакыйкатьне тәкрарлый. Кошларга салырга дигән җим савытын тоткан Наҗия тәрәзәгә килде. Аны сәламләп, җил бо­такларын чайкалдырып куй­ды, яфракларын кытыклап шы­бырдатты. Җил бүген тагын Та­тарстан җиреннән, туган авы­лы Болынкыр ягыннан килеп җиткән иде. Наҗия тәрәзәне ачты. Әнә ич битләрне ни­чек ягымлы итеп сыйпый. Ул рәхәтләнеп күзләрен йомды. Чәчәк исләре, басуларны туты­рып, серкә очыручы иген исләре нинди тәмле! Хәтта шуларның җылы пары иреннәргә әчкелт сагыз булып сылана, күзләрне яшьләндерә. Эсселек озакка­рак китте. Иген башаклары­на эч сала торган мәл керде. Яңгырлар кирәк, дым кирәк! Бүген җил мәрхәмәтлерәк ке­бек, дымы бар кебек...

Саескан шыкырдавы аның уйларын бүлде. “Беләм инде көткәнегезне”, – диде ул һәм, тәрәзә төбендәге гөлләр аша үрелеп, аска ка­рады. Әнә бит кызылтүшләре дә, чыпчык, күгәрченнәре дә җыелышканнар , җаныкайларым. Тәрәзәдән генә сибәргә ерак шул, хәзер төшереп бирер әбиегез. Гөбәдиясен пешәргә генә куйсын да. Шулчак телефон шылтырады. Ул кабала­нып артына борылуга, йөрәге кысып та алды. “Сабыр ит инде бераз”, – диде ул күңеленнән. Теге җомгада килгән олы шат­лыкны күпсенмисеңдер ич. Сиңа мәңге тибәргә кушкан кеше юк. Җиһан йөрәге генә мәңгелек, ул гына кояшы-ае, Җидегән йолдызлары, Киек Каз Юллары белән җем-җем итеп торган серле чиксезлек­не әйләндерә дә әйләндерә, ва­кыт тегермәне тере һәм тере булмаган матдәләрне, мәңге тартып, берсеннән икенчесенә әверелдерә.

– Әйе, тыңлыйм.

– Исәнмесез, апа, – диде нин­дидер ир кеше.

Тавышы үтә дә таныш кебек, әмма ул аны аера алмады.

– Гафу итегез, кем дисәм дә...

Трубкада беразга тынлык ур­нашты.

– Мин бу, апа, Яруллин...

Наҗия гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәрде:

– Дамир?! Син каян шылтыратасың?

– Сезнең шәһәрдән.

– Зеленоградтанмы?

– Әйе.

Алар, бер-берсенең сулы­шын тыңлагандай, сүзсез кал­дылар. Мәктәп елларында Ярул­лин аның йөрәген аз яралама­ган иде. Ниһаять, элекке укучы­сы башлап телгә килде:

– Сезнең янга кереп чыгып булмасмы икән, дигән идем.

– Рәхим ит...

– Ярый, апа, бераздан кагы­лырмын әле мин.

Наҗия  телефон янәшәсендәге софага утырды. Саескан юкка шыкырдамаган, кунак киләсен хәбәр иткән икән. Тукта, Яруллин нинди кунак бул­сын, ди! Ул, тәнендә бала йонна­ры кабарганын тоеп, тәрәзәне ябып куйды. Яруллинның нин­ди йомышы төшкән аңа? Инде ничә еллар башаягы белән Се­бер якларында югалган кеше ничек бирегә килеп чыккан? Ул кабул итеп алган бишенче сыйныфта тугыз малай, ундүрт кыз иде алар. Беренче атнада ук Наҗия Яруллинны “Аксак чәүкә” дип йөртүләрен белде. Аның зур зәңгәр күзләре, чыннан да, чәүкәнеке төсле аксыл иде. Ул күзләр, аны җаен чыгарып мак­таганда да, тәртипсезлеге өчен тиргәгәндә дә, ачу китергеч ака­еп һәм йомылмыйча карап то­ралар. Әйтерсең ул дәрестән дә качмаган, сугышмаган да, өй эшен дә эшләп килгән. Ябык, бәләкәй гәүдәсе ялгыз үскән кәрлә агачны хәтерләтә. Ярул­лин аягына аксап атлый, атла­ганда кулын, ишкәндәге төсле итеп, аркасына таба чайкап җибәрә. Алпан-тилпән, чатлы- ботлы хәрәкәтләр ясап йөргәнгә, аңа “Мультфильм” кушаматы да өстәлгән. Кайсы кушаматы белән дәшсәләр дә, ул ялт боры­ла, дәшүчегә акаеп карый, шун­дук тибешә, якалаша башлар­га да күп сорамый. Күп вакыт­та үзен кыйнап та ташлыйлар. Йөзе ачу таш капкандай гомергә чытык, тавышы борын эченнән бомбыр-бомбыр елап чыга.

Яруллин барлык укытучыларның иң сөймәгән заты иде. Шуңа күрә аның көндәлегенә “ике”леләрне зур ләззәтләнү белән тезделәр. Ә Наҗия, сыйныф җитәкчесе бу­ларак, аны гел яклады, авыр гаиләдән икәнен истә тоты­гыз, дәрескә килгәнгә булса да, “өч”леләрегезне кызганмагыз, дип үтенде, үз дигәненә беркадәр иреште дә кебек.

Яруллинга нигә кирәге чык­кан соң әле аның? Нишләптер, ул канга батып килеп керер сы­ман тоелды Наҗиягә. Тугызын­чы сыйныфта булса кирәк, Ярул­лин тәнәфестән өске иренен ярып керде, гадәттәгечә, ни бул­ганын әйтмәде. Наҗия аны боль­ницага җибәрде. Ләкин Дамир анда бармаган иде. Куян иренле булып калачаксың, дип үгетли- тирги торгач, Яруллин ризалаш­ты. Наҗия аны дәресләрдән азат итте. Әмма төнлә әбисе: “Иртән чыгып киткән килеш өйгә кайт­мады”, – дип елый-елый шылты­ратты. Иң элек Наҗия больница­дан белешеп карады. Яруллинның анда эзе дә булмаганлыгы ачы­кланды. Ул, кан басымы белән авырып яткан ирен торгызып, үзләренең машинасына утыртты, төне буе район үзәгенең яшьләр булырдай җирләрен таңга кадәр эзләп, ахырда табып, “Ашыгыч ярдәм” пунктына алып барып, үзе карап торып, иренен хирургтан тектергән иде.

(Дәвамы бар).

Фоат Садриев, Татарстанның халык язучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев