Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мәчетләр күп булмый (+фоторепортаж)

Районыбызда ике мәчет төзелешенә старт бирелде.

13 июнь көнне Шуганка һәм Күбәк авылларында төзеләчәк мәчетләргә нигез салу булды. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, иганәчеләр, авыл халкы катнашты. Башка төбәкләрдә яшәп тә, әлеге чарага битараф калмаган кешеләр дә бар иде.
Шуганка авылында мәчет Ленин урамында төзеләчәк. Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл халкына тәбрикләвен җиткерде.



Күбәк авылында мәчет урыны очраклы сайланмаган, анда элек тә Аллаһ йорты булган.
Авылның имамы Сөләймән хәзрәт Хафизов әлеге изге эштә матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин районда 33 мәчет булуын билгеләп үтте. “Тагын 4 мәчет төзелә. Алар тиз арада сафка басып, озак еллар хезмәт итсен һәм һәрвакыт халык белән тулы булсыннар иде”, – диде ул.


Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев