Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Киләчәккә максатлар билгеле

Мөхтәсибәтнең соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә хисап ясалды.

Мөслим районы мөхтәсибен сайлау җыелышы “Имамнарның авыл җирлекләре һәм киң җәмәгатьчелек белән эшчәнлеге” исеме астында узды.

Җыелышта район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.

Районда 38 мәчет-мәхәллә эшләп килә. Узып киткән биш елда шактый күп эшләр башкарылган. Мәчетләрдә балаларны һәм өлкәннәрне укыту, җәен дини лагерьлар оештыру, балалар өчен төрле дини викториналар үткәрү – шуларның кайберләре генә.

– Мөслим җирлеге иманлы, матур күңелле, изге гамәлле кешеләре белән горурлана ала. Куанычлы күренеш: җирлегебездән Хаҗ гамәлләрен кылыр өчен Мәккәгә быел 8 кеше барып кайтты, тагын 2 кеше барырга ниятли. Минем өчен Мөслим ягы күңелгә бик якын. Авылларның төзек, зиратларның чиста булуы, мәчетләрнең эшләп торуына чиксез сөенәбез. Рамазан аенда районда бик күп ифтарлар үтә, киләсесен дә, Алла боерса, матур итеп үткәрергә язсын, – диде Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим мөхтәсибәтенең соңгы 5 елдагы эшчәнлеге буенча чыгыш ясап.

Район башлыгы Альберт Хуҗин мөхтәсибәтнең иминлек, бердәмлек, әдәп-әхлак тәрбиясендә тоткан роле турында сөйләде. Җыелышта Мөслим районы аксакаллар шурасы рәисе, Әсгать мәчете имам- хатыйбы Расих Каюмов, Җәмигь мәчете имамы Фәрид Аитов, Җәмигъ мәчетенең Мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир Борһанов чыгышлары аеруча үтемле булды.

– Сайланган имам-мөхтәсиб – Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшли, районның дини вәзгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Үсеп килүче яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүдә дә сезнең бәяләп бетергесез зур өлешегез бар. Аллаһка ышаныч, киләчәк көннәргә өмет, булганына шөкер итеп яши белү бүгенге тормышның асылын тәшкил итә. Сезгә сәламәтлек, иман байлыгы, куанычлы һәм бәрәкәтле гомер телибез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әхлак дәресләрен уңышлы алып баручы Илдар Шәймөхәммәтов, “Ислам. Беренче адымнар” проектын 8 ел дәвамында җитәкләүче Резеда Шаммасова мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләгенә ия булдылар.

Мөхтәсибәтнең абыстайлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сәрия Шакирова чыгышыннан соң җыелыш активлык күрсәткән абыстайларны бүләкләү, Татарстан, Россия Мөслимәләр берлеге оештырган “Яулыгым ниләр сөйли” конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру мизгелләре белән дәвам итте. Илүсә Исламова чыгышыннан соң МХО зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтүчеләр бүләкләнде.

Мөхтәсибәт игълан иткән “Нурлы мәчет” проекты буенча Тойгелде авылының “Яшел мәчет”е – беренче, Әмәкәй авылының Рәмзи мәчете – икенче, Метрәй авылының Исмәгыйль мәчете өченче урынга лаек булдылар.

Җәмигъ мәчете имамы Фәрид Аитовка, Мөслим районы аксакаллар шурасы рәисе, Әсгать мәчете имам-хатыйбы Расих Каюмовка, абыстайлар берлеге бүлеге җитәкчесе Сәрия Шакировага, мөхтәсибәтнең финанс бүлеге җитәкчесе Флера Мөхәмәтхановага, мәдәрәсәдә мәктәп яшендәге кыз балаларны укыту, әхлак тәрбиясе бирүдә җаваплы булган Әминә Хәкимовага, җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Илүсә Исламовага, “Әдәп түгәрәге” җитәкчесе Эльмира Хафаевага ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Мөфтияттән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыллардан килгән имам-хатыйплар бертавыштан Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинны алдагы 5 елга Мөслим районының имам-мөхтәсибе вазыйфасына сайлап куйдылар.

Мәдәният йорты фойесында мөхтәсибәтнең Мәгърифәт үзәге, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” төркеме күргәзмәләре эшләде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев