Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган мәчет төзекләндерелде
Дин вә вөҗдан

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган мәчет төзекләндерелде

Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый.

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булды. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк вице-премьер Марат Хөснуллин, РФ мәдәният министры Ольга Любимова хуплаган. Төзекләндерүгә акча бүлеп бирелгән.

Монда җылыту системасы тулысынча алыштырылган, төп залга косметик ремонт ясалган, бинаның фундаменты ныгытылган, тәрәзәләр һәм эчке бизәкләр алыштырылган, керү урыны һәм запас чыгу урыны ремонтланган, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kasyim-saharenda-1906-elda-nigez-salyngan-macet-tozeklanderelde-5924811

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев