Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Кадер кичен һәм Ураза гаетен ничек үткәрергә

Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлеге башланып китте. Бу – мөселманнар өчен аеруча кадерле һәм мөбәрәк чор

Мөселманнар изге вә шәриф айның соңгы ун көнен догада үткәрергә, Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәтен һәм рәхмәтен сорарга, игелекле гамәлләр кылырга, Кадер кичәсен эзләргә тырыша. Рамазан аеның соңгы ункөнлеге нәрсәсе белән кыйммәтле, уразаның соңгы көннәрен ничек үткәрергә, Кадер кичәсен ничек танырга һәм Ураза гаетен ничек каршыларга икәнен материалда укыгыз.

Ураза гаете 20 мартта бәйрәм ителәчәк

Рамазан ае 19 февральдә башланды һәм 19 мартта тәмамлана. Быел ураза 29 көн дәвам итте. Ураза гаете 20 мартка туры килә. Россиянең Татарстан, Кырым, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар һәм Адыгея республикаларында бу бәйрәм ял көне дип игълан ителде.

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге 10 мартта башланып китте – бу уразаның 20нче көне. Уразаның соңгы ун көне мөселманнар өчен аеруча кадерле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гайшә әйткән: «Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рамазан аеның соңгы ун көнендә төннәрен догада үткәрә һәм гаиләсен уята иде» (Әл-Бохари һәм Мөслим).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ramazan-aenyn-songy-unkonlege-kader-kicen-ham-uraza-gaeten-nicek-utkarerga-5920490

Чыганак, фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев