Изге айда – изге гамәл
Шушы көннәрдә игелекле кеше белән очрашырга насыйп булды. Изге Рамазан аенда фарыз гамәлләр кылган райондашыбыз Нәҗибә Батыршина ул
Нәҗибә Батыршина – хаҗ сәфәрендә булып, изге юллар узып кайткан ханым.
Быел Рамазан аенда “Гаилә” мәчетендә, туган авылы Дусайда – ике тапкыр һәм әнисенең туган авылы Үрәзмәттә ифтар ашлары үткәрде ул. Үрәзмәт авылында узган ифтар ашын әзерләүдә һәм үткәрүдә хөрмәтле авылдашларым, күршеләрем Лилия һәм Мулланур Әхмәдуллиннар ярдәм иткән. Әлеге ифтар ашы энем Әзһәм төзеткән “Әзһәт” мәчетендә узуы белән дә күңелемә якын булды. Ифтар ашында 60тан артык авылдашыбыз катнашты.
Арада минем кебек, авылдан күптән чыгып китеп, күрше-тирә авылларда, район үзәгендә яшәүчеләр дә бар иде.
Шулай итеп, Нәҗибә Батыршина тарафыннан оештырылган ифтар ашы безне бер табын артына җыеп очраштырды, күптәннән күрешмәгән авылдашларыбыз белән аралашырга мөмкинлек тудырды. Үрәзмәт авылы имамы Фирдәвес хәзрәт Сәетгәрәев вәгазьләр сөйләде, Коръән аятьләрен укыды.
Ифтар ашыннан Нәҗибә Батыршинага авылдашларыбыз Лилия һәм Мулланур Әхмәдуллиннарга тирән рәхмәтләребезне әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Игелекле гамәл кылган авылдашларыбызның саваплы гамәлләре үзләренә бик күп яхшылыклар һәм рәхмәтләр булып әйләнеп кайтсын.
Ләлә Талыйпова. Мөслим авылы
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев