Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
26 октябрь. Күрсәткечләр куанычлы.
Шуган сарыкчылык фермасы белән шактый еллар инде Ф. Титов җитәкчелек итә. Терлекчеләр ел башыннан 1884 бәрән алдылар. Бу – 100 сарыкка 100 бәрән, дигән сүз. Һәр сарыктан 3,2 килограмм йон кырылды.
Нәтиҗәдә колхоз дәүләткә йон сатуның еллык планын 105 процентка үтәде. Терлекче М. Котков җәйге чорда аерым группаны көтүдә йөртте. Терлекләрнең продукт бирүчәнлеге дә югары – һәр сарыктан 4,2 килограмм йон. А. Родионова, М. Басорина да уңган эшче буларак танылдылар. Шулай ук Е. Тарасова һәм А. Санникованың да хезмәттә күрсәткечләре куанычлы.
Л. Харисова. “Маяк” колхозы.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев