Инфраструктура

Яңа бина яңа мөмкинлекләр ача

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең актлар залы ачылды

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

Мөслим урта мәктәбенең актлар залы Тукай һәм Вахитов урамнары киселешендә сафка басты

Ул «Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» программасы нигезендә күпфункцияле үзәк итеп төзелде. Төзелеш эшләрен «Таткоммунжилсервис» оешмасы башкарды. Актлар залы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә сафка басты.

Гөлшан Мәүлиева: «Без бу бинаны бик озак еллар көттек»

– Ниһаять, хыялларыбыз чынга ашты! Актлар залы белем бирүне сизелерлек яхшыртырга, сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә һәм чаралар үткәрү өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзүчеләр эшне кыска срокларда төгәлләде. Проект буенча төзелеш эшләрен ел ахырына төгәлләү бурычы торса да, төзүчеләр объектны уку елы башланганчы сафка бастырды. Бина озак еллар хезмәт итеп, балаларның яшерен талантларын ачарга, яңа идеяләргә рухландырырга мөмкинлек бирсен иде.

Кунаклар бина эченә узды: уку залы, китапханә һәм костюмнар бүлмәсе

Кызыл тасманы кисеп, кунаклар бина эченә узды. Биредә һәрнәрсә бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланып эшләнгән. Бинада уку залы, китапханә, костюмнар саклау өчен бүлмә, гардероб бүлмәсе, бәдрәф эшләнгән. Озак еллар көтелгән актлар залын ачу тантанасына мәктәп укучыларының әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде.

– 100 урынлык бина – иҗатыбызның, хыялларыбызның, горурлыгыбызның яңа мәйданы булсын иде, – диләр Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары.

Гөлшат Галиева: «Мәктәбебез урнашкан урам да Тукай исемен йөртә»

– Мөслим республикада татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаучы төбәк буларак танылды. Биредә үз милләтен, үз телен яратучы халык яши. Җирлектә әдәбият, сәнгать сөюче талантлы балалар үсә. 2017 елда мәктәбебезгә Габдулла Тукай исеме бирелде. Биредә 50дән артык укытучы 500дән артык балага белем һәм тәрбия бирә. Мәктәбебез урнашкан урам да Тукай исемен йөртә. Моңа кадәр чараларны мәктәпнең тар гына фойесында үткәрсәк, хәзер алар заманча бинада үтәчәк.

Илшат Нуриәхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Актлар залын ачу тантанасында намуслы хезмәте өчен «Таткоммунжилсервис» оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Йолдыз Хисамиева: «Укучыларга укуларында бары тик уңышлар насыйп булсын!»

– Укучылар һәм укытучылар өчен икеләтә шатлыклы бик мөһим көн бүген! Алар яңа уку елында күптән көтелгән, заманча төзекләндерелгән яңа актлар залына керә. Тиздән биредә иҗади тормыш кайнаячак. Күреп торам: мәктәп укучылары бик чая, тапкыр, татар рухлы, татар телле, татар мәдәниятен яратучы, милли җанлы балалар! Бу бик сирәк күренеш. Мөслим урта мәктәбендә белем алучы 500гә якын укучы, аларның әти-әниләре һәм мөгаллимнәр өчен күптән көтелгән актлар залы мәдәни киңлекнең нигезе булсын иде. Яңа мөмкинлекләр укучыларга хыялланырга, максатларына ирешергә ярдәм итсен! ТР Мәгариф һәм фән министры исеменнән сезгә котлау сүзләрен җиткерәм. Яңа уку елы – яңа мөмкинлекләр башлангычы, диләр. Укучыларга укуларында бары тик уңышлар насыйп булсын! Икенче уку чирегенә яңа көч туплап килергә язсын!


Нет комментариев