Пенсионерларның бер өлеше ноябрь өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак
Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрьдә пенсияләрен вакытыннан алда алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында.
Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Бу ике көн дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре. Димәк, гадәттә айның 4 нче һәм 6 нчы көннәрендә түләүләр алучы пенсионерлар пенсияләрне алдан - 3 һәм 5 ноябрьдә алачак.
Моннан тыш, пенсияләрне гадәттә 7 нче һәм 8 нче көннәрдә ала торган татарстанлылар да аны 5 ноябрьдә алачак, чөнки бу көннәр ноябрьдә шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
Нет комментариев