Мөслим районында 6436 кеше диспансеризация узган
Тикшерү үткәннән соң 10 кешедә яман шеш булуы ачыкланган
Район поликлиникасының профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә 6436 кеше диспансерлаштыру узган. Тикшерү үткәннән соң 10 кешедә яман шеш булуы ачыкланган. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына шик туып, 132 кеше кабат тикшерү үтәргә чакырылган. “Авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөһим. Күп чирләр – йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, хроник чирләр башлангыч чорда симптомнарсыз уза. Диспансерлаштыру планлы күзәтүләр системасын күз уңында тота. Һәр кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде”, – дип кисәтә табиблар.
Нет комментариев