Татарстан IT-паркы Kazan Digital Week форумында алты тармак өчен проектлар тәкъдим итте
IT-парк Kazan Digital Week форумында алты тармак өчен проектлар тәкъдим итте, дип белдерде IT-парк директоры Руслан Власов «Татар-информ» агентлыгына форумда оештырылган күргәзмәдә
«Без медицина, инфраструктура, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать һәм мәгарифтә төрледән-төрле проектлар тәкъдим итәбез», – дип сөйләде Власов.
Күргәзмәдән тыш, IT-парк роботлар көрәше буенча республика турнирын оештыруда катнаша. Ярышларда Татарстаннан 31 команда катнашыр дип көтелә. Турнир бүген, 30 октябрьдә башлана.
Эшнең тагын бер юнәлеше – чит ил компанияләре һәм Татарстан стартаплары катнашындагы халыкара акселератор.
«Безнең зур компаниянең барлык яссылыкларда да актив тәкъдим ителүе миңа бик тә ошый», – дип билгеләп үтте IT-парк директоры.
Нет комментариев