Аллаһ кунагы булып
Дәвамы. Башы газетаның 27, 28, 29нчы саннарында
Мәккә – таулар итәгендәге үзәнлектә урнашкан бик борынгы шәһәр. Мәккә җирлегендә төпләнеп, шәһәргә нигез салучылар Ибраһим галәйһиссәлам гаиләсе: Һаҗәр анабыз белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам була. 570 елда Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы шәһәрнең Кораеш кабиләсендә дөньяга килә. Ул Хәдичә анабызга өйләнә, бәхетле гаилә кора, балалар үстерә. Нәкъ менә изге Мәккә шәһәрендә пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә вәхи иңдерелә башлый, Коръәни Кәримнең беренче аятьләре иңә. Шушы җирлектә ул пәйгамбәр булып таныла.
Мәккәдә – тропик чүл климаты. Ул – дөньяда һава температурасы иң югары булган шәһәрләрнең берсе. Анда иң түбән температура – 10 градус җылы, иң югарысы – 51,4 градус. Еллык уртача температура – 30,7 градус. Без килгәч, берничә көн 48, күпчелек 42 градус җылы булды. Анда ел буе корылык. Яңгырлар бик сирәк ява. Яуганда, яңгыр суларыннан көчле агым барлыкка килә. Яңгырның җиргә сеңмәвенең төп сәбәбе тау-ташлар икән. Шундый шартларда да Мәккәдә 2 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр урамнарын яшелләндерүгә күп көч куярга кирәклеге аңлашыла. Һәр куакка, пальмалар төбенә су китерелгән. Тропик агачлар, шау чәчәкле куаклар урамга, скверларга әкияти ямь биреп тора.
Хаҗ, гомрә гыйбадәте ихрам халәтенә керүдән һәм Кәгъбәтуллаһны сәламләү тәвафын кылудан башлана һәм хаҗиларның саубуллашу тәвафы белән тәмамлана. Без дә, кайтып китәр көн җиткәч, Кәгъбәтуллаһ белән саубуллашу тәвафы кылып, безне алып кайтучы самолётка утыру өчен Җиддә шәһәрендәге халыкара аэропортка килдек. Багажларны, хаҗ гыйбадәтен үтәп кайтучы һәр хаҗига Гарәбстан Короленнән бүләк итеп бирелгән 5 литр Зәм-зәм суын тапшырып, кулга алган әйберләр, документлар белән таможня контролен тоткарлыксыз үттек. Самолётыбыз һавага вакытында күтәрелде, Аллаһының рәхмәте белән 5 сәгатьтән артык вакыт эчендә исән-имин Казан аэропортына алып кайтып җиткерде. Очыш вакытында да мөлаем борт озатучылары тарафыннан игътибар үзәгендә булдык: алар кайнар ризык, чәй, җиләк-җимеш, су белән сыйладылар.
Аэропортта безне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре каршы алды. Изге җирдән хаҗи булып кайтуыбыз турында таныклык тапшырдылар. Хаҗ сәфәренең хәвеф-хәтәрсез, имин үтүенә, хаҗ гыйбадәтләрен тулысынча үтәп кайта алуыбызга канәгатьлек, шатлык хисләре белән автобуста Яр Чаллы шәһәренә кайттык. Төркемебез җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт һәркайсыбызга мәчеткә кермичә китмәскә кушты. 21 көн буе безне – 48 төрле ата-ана баласын оештырып йөргән, аң-белем өстәгән, һәркайсыбызга хөрмәт күрсәтеп, хаҗ сәфәре буе кайгырту күрсәткән, килеп туган проблемаларны сабыр гына хәл иткән ачык йөзле, тәмле телле хәзрәтне ничек тыңламыйсың?! Без аны чын күңелдән кылган шушы гамәлләре өчен яраттык, аңа бик рәхмәтле булдык, аңа карата хөрмәт хисләре бездә бик озак сакланыр, Иншаллаһ!
Мәчеттә безне сюрприз көткән булып чыкты. Хәзрәтнең уллары һәркайсыбызга матур теләкләр беркетелгән чәчәк бәйләмнәре, тәмле җимешләр тотырдылар. Мәхәллә хатын-кызлары мул табын артына чәйгә чакырдылар. Менә шулай безне зурлаганнары өчен Аллаһ Тәгалә аларның һәркайсын зурласа иде.
Мөслимебезгә дә бик уңайлы кайтып җиттек. Хаҗга бергә барган райондашыбыз, киткәндәге кебек, кайтканда да үз машинасында алып кайтты. Аллаһының ризалыгы өчен булсын!
Менә шулай тәмамланды хаҗ сәфәребез. Тәмамланды дип әйтү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер. Мин, мәсәлән, кайтсам да, күңелем белән һаман шунда йөрим. Уйларым белән күзаллап, анда күргәннәр, анда алган тәэсирләр, тойгылар белән яшим. Миңа ул халәттә булырга кыннан аралашкан райондашларга, дусларга, туганнарга хаҗ сәфәре турында кат-кат сөйләү дә ярдәм итәдер. Сөйләү дигәч тә, күңелдәге хисләрне аңлатып бетерерлек сүзләр әле таба алмадым, аңлатырга сүзләрем җитми. Аны аңлатып бетереп тә булмыйдыр. Тулысынча аңлар өчен ул хисләрне үзеңә кичерергә, үзеңә татып карарга кирәктер. Шуңа хаҗның әһәмиятен ныклап аңлап ният иткән райондашларыма Аллаһы Тәгалә хаҗ сәфәрләре кылырга насыйп итсә иде, дип телим.
Мәкаләмнең ахырында шушы хаҗны оештыруда катнашкан һәркемгә, бөтенесен уйлап, планлаштырып, кирәкле чараларны күргән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзәрәте башлыгы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовка, эшне башкаручыларга, аталарча кайгыртучы төркемебез җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка, хаҗ дәвамында безгә хезмәт күрсәткән һәркемгә, безнең сәламәтлегебез сагында торган, кирәк булганда медицина ярдәме күрсәткән республикабыз табибларына, хаҗилар өчен яшәү, гыйбадәт кылу урыннарында уңайлы шартларны елдан-ел яхшырту өстендә эшләгән, иминлекне тәэмин иткән Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенә, хаҗ кылуда бергә булган райондашларыма, татарстанлыларга зур рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһ Тәгалә аларны да зурласын, әҗер-саваплар белән бүләкләсен иде.
Рушат Солтанов, хаҗи.
Фото – Р. Солтановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев